Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында «Почта Банк» АҖ президенты – Идарәсе рәисе Александр Пахомов белән очрашты.
Банкның өстенлеге – гамәлдәге почта бүлекләрен операцион челтәрне үстерү өчен куллану.
«Банк социаль бурыч үти – авыл халкын банк хезмәте күрсәтүе белән тәэмин итү. Банкның барлык авыл почта бүлекләрендә дә эшләве мөһим», - дип билгеләп үтте ТР Президенты.
Бүген банк Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләрендә, 788 торак пунктта тәкъдим ителгән. Ә 300 кечкенә торак пунктта «Почта Банк» бердәнбер кредит оешмасы булып тора.
Рөстәм Миңнеханов республика эшкуарлары белән эшне үстерүнең мөһимлеген һәм уңайлы кредит продуктларын эшләү кирәклеген билгеләп үтте. Бүген Татарстанда муниципаль дәрәҗәдәге 100ләп сәнәгать мәйданчыгы эшли, һәм бу хезмәттәшлекне киңәйтү өчен файдалы булыр иде.
«Безнең ил Президенты йөкләмәсе буенча Банк гамәлгә ашыра торган уникаль программаны аерым билгеләп үтәм – «Пушкин картасы». Бу продуктка бездә ихтыяҗ бар», - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
1 июньгә республикада 207 мең карта бирелгән.
«Без республика җитәкчелеге белән бергә хәрәкәт итәргә тиешле төп максатыбыз – шәһәрләрдә дә, ерак авылларда да төп банк хезмәтләренең үтемлелеге, чөнки бу – территориянең уңышлы социаль-икътисадый үсешенең төп факторларының берсе. Безнең уртак эшебез нәтиҗәсендә банк авылларга килде, анда элек беркайчан да банк картасыннан акча алу мөмкинлеге булмады. Бүген республикада 883 банк хезмәте күрсәтү ноктасы эшли. Бу күрсәткеч буенча Татарстан «Почта Банк»ның иң зур челтәре булган ун төбәк арасына керә. Тормыш сыйфатын күтәрү буенча социаль проектларны һәм программаларны гамәлгә ашыру юнәлешендә дә бергә барачакбыз. Республика җитәкчелегенең моңа зур игътибар бирүе куандыра», – дип шәрехләде банк президенты – Идарәсе рәисе Александр Пахомов.
Очрашу ахырында Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм «Почта Банк» акционерлык җәмгыяте арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.