Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Имзалау Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында узды.
Документка Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "Россия - мөмкинлекләр иле" АКБО генераль директоры Алексей Комиссаров кул куйды.
"Россия - мөмкинлекләр иле" платформасы 26 төрле проект, олимпиадалар конкурсларын берләштерә. Татарстан күп проектларда актив катнаша.
Килешүнең асылы - төрле өлкәләрдә яшь гражданнарга шәхси һәм профессиональ яктан үз-үзләрен күрсәтү өчен мөмкинлекләр бирә торган проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү, талантларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү буенча яңа механизмнарны булдыру, талантларны ачыклау һәм үстерү өлкәсендә иң яхшы тәҗрибәләрне тарату.
«Татарстан Республикасы «Россия-мөмкинлекләр иле» платформасы белән актив хезмәттәшлек итә. Без республикада «Синең йөрешең», «Зур тәнәфес», «Россия Ел студенты», «Россия Студентлар язы», «Мәдәни код», «Цифрлы алга китеш» кебек масштаблы проектларны күп тапкырлар уздырдык. 252 меңнән артык татарстанлы проектларында катнашкан инде, һәм 1801е конкурс һәм олимпиадаларда җиңүчеләр арасына кергән. «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы - үзеңне күрсәтү, үз потенциалыңны бәяләү мөмкинлеге. 2022 елда без Казанда бөтен илдән иң яхшы ИТ-белгечләр җыябыз һәм Иннополис базасында ясалма интеллект буенча Бөтенроссия хакатоны уздырачакбыз. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда цифрлы икътисад өлкәсендә IT-белгечләр, дизайнерлар һәм идарәчеләр өчен «Цифрлы алга китеш» Бөтенроссия конкурсының финалы «Россия – мөмкинлекләр иле» платформасы белән бергә уздырдык, катнашучылар саны буенча Гиннесның рекордлар китабына кертелде», – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов.
Имзаланган документ Татарстан Республикасында "Россия – мөмкинлекләр иле" АКБО проектларын һәм конкурсларын оештыру һәм үткәрү кысаларында берничә юнәлеш буенча һәрьяклы үзара ярдәм күрсәтүне күздә тота. Аерым алганда, Килешү үзара хезмәттәшлекнең ирешелгән дәрәҗәсен арттырырга гына түгел, ә бәлки талантлы яшьләргә ярдәм итү буенча уртак эшнең яңа форматларын тәкъдим итәргә, уртак конкурслар, акцияләр һәм чаралар үткәрергә дә мөмкинлек бирәчәк.
«Татарстан халкы "Россия-мөмкинлекләр иле" президент платформасындагы конкурслар һәм проектларда актив катнаша. 130 меңнән артык мәктәп укучысы «Зур тәнәфес» конкурсы сынаулары аша үтте. Студентлар арасында «Мин – профессионал» олимпиадасы һәм «Синең йөреш» конкурсы һәрвакыт популяр. Тәҗрибәле белгечләр «Россия лидерлары» идарәчеләр конкурсының трекларын сайлап алалар – дүрт сезон эчендә 18 меңнән артык катнашучы безнең флагман проектында үз көчләрен сынап карадылар. Без инде быел ук Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәме белән регионда берничә зур чараларны бергәләп гамәлгә ашырырга планлаштырабыз. Аларның берсе – "Россия-мөмкинлекләр иле" коммерцияле булмаган автоном оешманың эксперт десанты" инде популярлыкка лаек махсус проект. Шулай ук Иннополис базасында «ТопБЛОГ» төбәк форумын һәм уен индустриясендә талантларны эзләү һәм үстерү буенча Бөтенроссия конкурсы финалын, ә Казан федераль университетында "Россия – мөмкинлекләр иле" Платформа көнен үткәрү планлаштырыла. Моннан тыш, Татарстан Республикасы белән "Россия – мөмкинлекләр иле" АКБО арасында хезмәттәшлек яңа проект – сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында үсәчәк", – дип шәрехләде "Россия-мөмкинлекләр иле" АКБОгенераль директоры Алексей Комиссаров.