Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Петербург халыкара икътисади форумы кысаларында "Киңлек һәм технологияләрне берләштереп: территорияне комплекслы үстерү өчен яңа чишелешләр" темасына панель сессиядә катнашты.
Сессия чыгыш ясаган спикерлар арасында Росреестр башлыгы Олег Скуфинский, Россия Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин, Пермь крае башлыгы Дмитрий Махонин, шулай ук Беларусь, Үзбәкстан, Сербия республикалары вәкилләре булды.
Панель сессиядә катнашучыларга Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин исеменнән сәламләү сүзе укылды. Сәламләү текстында шулай ук, элек файдаланылмаган җирләрне дәүләт әйләнешенә кертү, мөһим бурычларның берсе дип ассызыкланды. Торак төзелеше - төбәк үсешенең мөһим драйверы, монда төп корал ташламалы кредит бирү, диелә Марат Хөснуллин исеменнән сәламләү сүзендә. Банкларның һәм төзүчеләрнең электрон багланышларына аерым игътибар бирергә тәкъдим ителде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, киңлек мәгълүматлары инфраструктурасын үстерү мәсьәләсе бүген аерым игътибар таләп итә.
"Татарстан катнашкан җир һәм күчемсез милек турында Бердәм мәгълүмат ресурсын булдыру буенча сынау проекты күрсәткечләре нәтиҗәлелеген раслады. Әлеге бердәмлек оператив идарә карарлары кабул итәргә мөмкинлек бирде", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Аерым алганда, аның сүзләренә караганда, бу теркәлмәгән хокуклар булган күчемсез милек объектларының билгеле бер санын ачыкларга мөмкинлек бирде. Милекчеләргә анализ ясалды. Эксперимент картографик һәм геодезик нигезнең сыйфаты проблемасының булуын күрсәтте. Яңа картоматериаллар булдыру, картографик һәм геодезия нигезенең тиешле сыйфатын тәэмин итү ихтыяҗы бар, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук әлеге процессның авыр һәм күп вакыт таләп итүенә игътибар итте.