Рөстәм Миңнеханов: Россия Президенты төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү буенча тәкъдимнәребезгә уңай бәя бирде

27.06.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында традицион киңәшмә уздырды. Барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

ТР Президенты билгеләп үткәнчә, узган атнада РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында, 2035 елга кадәрге чорга фараз белән, 2030 елга кадәр төзелеш тармагын һәм ТКХны үстерү стратегиясе проектын Владимир Путинга тәкъдим иттеләр. Төп нотыкларның берсе белән Россия Федерациясе Дәүләт Советының тиешле комиссиясе җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. «Ил Президенты төбәкләрнең, шул исәптән Татарстан Республикасының тәкъдимнәре кергән тәкъдимнәргә уңай бәя бирде. Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгына безнең тәкъдимнәрне ил Президенты йөкләмәләре исемлегенә кертү буенча федераль дәрәҗәдә эшләргә кирәк», - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук Владимир Путинның торак төзелешен стимуллаштыру буенча йөкләмәсе кысаларында РФ Хөкүмәтенең ташламалы ипотека ставкасын 7%ка кадәр киметү турындагы карары чыгуын билгеләп үтте. Гамәлдә булу вакыты агымдагы ел ахырына кадәр. Татарстан Президенты ассызыклаганча, әлеге чара кешеләргә үзләренең торак шартларын яхшыртырга һәм төзелеш секторына сизелерлек ярдәм итәчәк. Ул ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгына, төзүчеләр һәм кредит учреждениеләре белән берлектә, бу юнәлештә эшне оптимальләштерергә кушты.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.