Бүген кич Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсенең Новокузнецк шәһәренә эш сәфәренә килде. Халыкара аэропортта Рөстәм Миңнехановны Кемерово өлкәсе – Кузбасс губернаторы Сергей Цивилев каршы алды.
Татарстан Республикасы Президентының эш графигында төбәкара хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышу һәм 2022 – 2024 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек итү турында Кемерово өлкәсе администрациясе Коллегиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында килешүне гамәлгә ашыру чаралары планына кул кую күз алдында тотыла. Алга таба ике төбәк җитәкчесе Новокузнецкта уза торган икенче Халыкара шахтерлар Сабантуеның мәртәбәле кунаклары булачак.
Беренче Халыкара шахтерлар Сабантуе Кемерово шәһәрендә 2021 елда узган иде һәм Кузбассның 300 еллыгына багышланды. Киләсе 2023 елның җәендә Кузбасста федераль Сабантуй узачак, аны уздыру хокукын 18 июньдә Ульяновскта Сергей Цивилевка Рөстәм Миңнеханов һәм Ульяновск өлкәсе Губернаторы Алексей Русских тапшырдылар.
Бөтенроссия халык санын алу мәгълүматларына караганда, Кемерово өлкәсе территориясендә 40 меңнән артык татар яши. Татарлар, төбәктә халык саны буенча икенче милләт булып, авыр шахтерлык эшендә лаеклы урын алдылар. Узган гасырның 20 нче елларыннан башлап алар Кузбассның барлык шахталарында, шулай ук төбәкнең башка тау эшләре һәм сәнәгать үзәкләрендә эшлиләр.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе сәнәгать өлкәсендә генә түгел, ә авыл хуҗалыгы, транспорт, мәгълүматлаштыру, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм спорт өлкәсендә дә тыгыз хезмәттәшлек итә. Җитәкчеләр фикеренчә, төбәкләр нефть химиясе продукциясе белән тәэмин итүне киңәйтүдә, Татарстанның машина төзелеше комплексы предприятиеләре ихтыяҗлары өчен металлургия коксы сатып алуны арттыруда, машина төзелеше продукциясе һәм автомобиль техникасы, шул исәптән йөк автомобильләре һәм махсус техника, шулай ук төрле билгеләнештәге вертолетлар һәм суднолар белән тәэмин итүне киңәйтүдә зур потенциалга ия; сәнәгать-энергетика комплексын һәм Кузбасста күп функцияле логистика комплексын үстерүдә тәҗрибә уртаклашу, көнкүреш химиясе, фармацевтика һәм медицина әйберләре, җиңел сәнәгать продукциясе һәм башка күп санлы товарлар һәм хезмәтләр күрсәтү номенклатурасын арттыру. Социаль һәм гуманитар өлкәләрдә хезмәттәшлекне үстерү өлкәсендә Кемерово өлкәсе һәм Татарстан Республикасы иҗат коллективлары гастрольләрен алмашу каралган, сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать күргәзмәләре, рәссамнар һәм башкалар оештырылган.