ТР Төзелеш министрлыгы: Татарстанда күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 37%ка үтәлгән

27.06.2022

Республикада күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасы 37%ка үтәлгән. Бүгенге көндә 68 торак объектта эшләр тәмамланыпк илә. 29 күп фатирлы йортта 69 лифт алмаштырылган. 31 йорт тулысынча әзер. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Мәгариф өлкәсендә агымдагы елда 5 программа буенча 317 объект ремонтлана. Гомуми белем бирү учреждениеләрендә башкарылган эшләр күләме 51%ка җитте. Быел республика һәм федераль акчаларга гамәлгә ашырыла торган капиталь ремонт 119 мәктәптә һәм интернат-мәктәптә узачак. Балалар бакчалары республика программасы кысаларында ремонтлана – биредә төзү-монтаж эшләре 45%ка башкарылган. Азык-төлек блогларын ремонтлау программасы төзелеш-монтаж эшләренең план күләменнән 13%ка үтәлгән. Ресурс үзәкләрен ремонтлау буенча чаралар 55%ка үтәлгән. Белем бирү учреждениеләренең 4 тулай торагы 43%ка ремонтланган. Бу эшләр, азык-төлек блокларын һәм ресурс үзәкләрен ремонтлау кебек үк, республика программалары кысаларында алып барыла.

«Сәламәтлек саклау» тармагы буенча ел дәвамында 56 объект ремонтланачак. Аларның яртысы диярлек беренчел медицина звеносына карый. Объектларда башкарылган эшләр күләме бүгенге көндә 58% дип бәяләнә. 24 объект стационарларны капиталь ремонтлау республика программасына кертелгән: подрядчылар тарафыннан төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменең 68%ы үтәлгән.

«Мәдәният» өлкәсендә капиталь ремонт буенча эшләр тармакның 17 объектында бара. Авыл мәдәният йортлары буенча эшләр 54%ка үтәлгән. Мәдәният учреждениеләре буенча подрядчылар планлаштырылган эш күләменең 51%ы башкарган.

Экология һәм табигый ресурслар саклау өлкәсендә программа чаралары 31 объектта үткәрелә. Тулаем алганда, аларның үтәлеше 34% дип бәяләнә.

Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча 4 республика программасы гамәлгә ашырыла, үз эченә 30 объектны ала. Бу – 6 яшьләр үзәге (алар буенча эшләр 56%ка башкарылган), 6 савыктыру лагере (56%ка), 3 яшүсмерләр клубы (шулардан бары тик республиканың Алексеевск районында гына тәмамланган) төзү-монтаж эшләре 62%ка үтәлгән). Психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәкләренең 15 бинасы буенча эшләр алып барыла. Гомумән алганда, программа буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару 59% тәшкил итә.

Спорт өлкәсендә республика спорт учреждениеләрен ремонтлау программасын гамәлгә ашыра. Планлаштырылган чаралар 57%ка үтәлгән.

Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы линиясе буенча 6 стационар социаль хезмәт күрсәтү оешмасына капиталь ремонт ясала, анда эшләрнең план күләме 50%ка үтәлгән. Бу атнада Түбән Кама һәм Әгерҗе районнарында ике объект файдалануга тапшырылган.

Авыл хуҗалыгы линиясе буенча республика һәм федераль административ биналарны ремонтлау буенча 3 программа гамәлгә ашырыла. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренә капремонт программасы буенча 9 объектның 1сен тәмамларга кала. Төзелеш-монтаж эшләре 90% тәшкил итә. Баш ветеринария идарәсенә караган учреждениеләрне ремонтлау программасы кысаларында Түбән Камада бердәнбер объект файдалануга тапшырылмаган. «Россельхозүзәк» биналарын ремонтлау буенча агымдагы датага программа 88%ка үтәлгән.

Шулай ук түбәндәге административ биналарны ремонтлау бара: муниципаль архивлар (эшләр 72%ка башкарылган), авыл җирлекләре башкарма комитетлары (88%), җәмәгать судьялары биналары (54%).

Урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының административ биналарына капиталь ремонт программасы буенча Саба районында төзелеш-монтаж эшләрен башкару 70% дип  бәяләнә.

«Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү» программасы буенча төзү-монтаж эшләре 31%ка башкарылган. Бу атнада Баулы районында эшләр тулысынча төгәлләнгән. «Урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча график нигезендә 452 торак пунктны үз эченә ала. Бу атнада 14 муниципаль берәмлектә 158 җирлек хисап тоткан. Төзелеш-монтаж эшләре 61% тәшкил итә.

«Бюджет учреждениеләре котельныйларында казаннарны алмаштыру белән белән бергә газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм капиталь ремонтлау» программасы кысаларында программаның барлык 40 объекты да эштә. Аларның үтәлеше 29% тәшкил итә. Балтач районында эшләр тәмамланган.

Газ бүлү челтәрләрен, йорт эчендәге газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү, блок-модульле котельныйларны һәм шәһәр һәм районнарда тышкы казаннарны урнаштыру буенча эшләр алып барыла. Төзелеш-монтаж эшләре – 6%.

Шулай ук бакчачылык ширкәтләрендә су белән тәэмин итү һәм каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру программасы буенча эшләр алып барыла. Су белән тәэмин итү кысаларында эшләр 22%ка башкарылган, каты көнкүреш калдыклары мәйданчыкларын урнаштыру буенча – 23%ка.

15 инженерлык челтәрләре объекты республика һәм федераль өлеш кысаларында модернизацияләнәчәк. Эшләрне башкару 31% тәшкил итә. Нурлат шәһәре өчен су алу төене булган су белән тәэмин итү системасын төзү «Чиста су» федераль проекты паспортына керә. Биредә эшләр 36% дип бәяләнә.

Министр шулай ук ТКХ хезмәтләре өчен халыкның түләү дисциплинасы турында да сөйләде. Әйтик, узган айда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр җыю буенча республика буенча уртача 98,1% тәшкил иткән, бу узган ел күрсәткечләреннән 0,6%ка артык. 2022 елның 1 июненә торак-коммуналь хезмәтләр өчен халыкның гомуми бурычы 8,9 млрд. сум тәшкил иткән. Электрон форматта башкарылган түләүләр өлеше 70,5%ка җиткән. 26 район 50дән 70,5 процентка кадәр өлеш күрсәтә.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.