Татарстан Республикасы һәм Кемерово өлкәсе төбәкләр арасында Хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча яңа Чаралар планын имзаладылар

26.06.2022

Новокузнецк шәһәре Администрациясендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсе – Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев белән очрашты.

Очрашу барышында Рөстәм Миңнеханов Сергей Цивилевка икенче Халыкара шахтерлар Сабантуен оештырганы һәм Кузбассның татар иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә ярдәм күрсәткәне өчен рәхмәт белдерде.

Россиянең ике алдынгы сәнәгать төбәге җитәкчеләре фикер алышуның төп темасы төбәкара товар әйләнеше күләмен арттыру буенча бурычларны хәл итү булды. Якынча бәяләүләр буенча ул елына 2,3 млрд. сумнан артык тәшкил итә. Татарстан Кузбасска йөк автомобильләре һәм автобуслар, шиналар, дизель ягулыгы һәм бензин, азык-төлек продуктлары, юу чаралары һәм җиңел сәнәгать продукциясе, медицина инструментлары һәм җайланмалары, суны исәпкә алу узеллары һәм башка күп кенә товарлар китерә. Кемерово өлкәсеннән металл прокаты, шулай ук Татарстанга күмер һәм кокс, медицина җиһазлары һәм коммуналь хезмәтләр өчен техника кертелә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика инде бүген үк нефть химиясе һәм машина төзелеше предприятиеләре, халык кулланышы товарлары һәм көнкүреш химиясе продукциясен китерүне арттырырга әзер; икътисадның төрле тармакларын цифрлаштыру һәм импортны алыштыру мәсьәләләрен хәл итү буенча тыгыз хезмәттәшлек итәргә әзер: «Татарстанда йөк автотранспортын капиталь ремонтлау, автотехниканы газ-мотор ягулыгына күчерү буенча яхшы технологияләр бар. Безнең предприятиеләр нефть һәм нефть продуктларын саклау инфраструктурасын үстерү буенча кооперацияне ныгытырга әзер. Кузбассның сәнәгать һәм логистика объектлары төзелешендә КАМАЗ автомобиль техникасын куллану мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез. Татарстан төрле икътисадый зоналарның, индустриаль һәм технопаркларның, инжиниринг үзәкләренең инновацион һәм җитештерү инфраструктурасын максатчан формалаштыра. Без һәрвакыт эшкуарлыкка ярдәм итү һәм тармак ресурс үзәкләре базасында җитештерү өчен кадрлар әзерләү өлкәсендә тәҗрибә алмашырга әзер. Мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итүгә шат булачакбыз. Бүген Татарстан югары уку йортларында Кузбасстан 114 студент белем ала», - дип кыскача гына Татарстан Республикасы Президенты хезмәттәшлекне үстерү өчен мөмкин булган өлкәләрне санап үтте.

Очрашу ахырында һәм ирешелгән килешүләрне раслап, яклар 2022-2024 елларга сәүдә-икътисадый, фәнни-техник, социаль, мәдәни һәм башка өлкәләрдә Хезмәттәшлек итү турында Кемерово өлкәсе администрациясе Коллегиясе һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте арасында килешүне гамәлгә ашыру буенча Чаралар планының яңа редакциясе имзаланды. Алдагы чаралар планын гамәлгә ашыру 2021 елда тәмамланган иде.