Бүген ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин күренекле дәүләт һәм сәясәт эшлеклесе Фатыйх Сибәгатуллин белән хушлашу мәрәсимендә катнаштылар.
Чара Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бинасында узды. Фатыйх Сибәгатуллин агросәнәгать комплексын үстерүгә зур игътибар бирде. Ә 1990 – 1996 елларда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгын җитәкли.
Минтимер Шәймиев Фатыйх Сибәгатуллинның вафатын Татарстан өчен зур югалту дип атады. «Ул талнтлы җитәкче иде, республиканың авыл хуҗалыгы үсешенә зур өлеш кертте, үз ватанына бик тугрылыклы булды», – дип ассызыклады Татарстан Дәүләт Киңәшчесе.
Фатыйх Сибәгатуллин күп кырлы кеше иде, үзен төрле өлкәләрдә күрсәтте, дип өстәде Минтимер Шәймиев.
Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Фатыйх Сибәгатуллин – үз халкын сөюче ватанпәрвәр кеше иде. «Ул республиканың һәм аның халкының алга таба үсешенә ярдәм итте, якташларының тормыш сыйфатын яхшырту өчен күп эш башкарды. Республика халкы исеменнән Фатыйх Сәүбән улы Сибәгатуллинның туганнарының, хезмәттәшләренең һәм дусларының тирән кайгыларын уртаклашасым килә», - диде ТР Дәүләт Советы Рәисе.
Фатыйх Сибәгатуллин 1950 елда ТАССРның Арча районы Апаз авылында туа. Казан ветеринария институтын тәмамлый. Казан дәүләт финанс-икътисад институты, Саратов югары партия мәктәбе һәм Казан дәүләт финанс-икътисад институтында белем ала.
1990 – 1995 елларда Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры вазыйфасын башкара. 1995 – 1996 елларда – Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры.
1996 елдан 2007 елга кадәр – Нурлат районы башлыгы. 2007 елдан 2021 елга кадәр – РФ Дәүләт Думасы депутаты.
Фатыйх Сибәгатуллин Арча районының Апаз авылында җирләнәчәк.