Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чуаш Республикасына эш сәфәре кысаларында «Тынгысыз чик төзүчеләренә» мемориалын ачу тантанасында катнашты. Бу көннәрдә Чуаш Республикасында Бөтенроссия Хезмәт батырлыгы шәһәрләре форумы уза.
Чара Россия Федерациясе Президентының иҗтимагый проектлар буенча идарәсе башлыгы Сергей Новиков, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаев һәм башка рәсми затлар катнашында узды.
Бу – Россиядә тыл хезмәтчәннәренә һәм оборона чикләрен төзүчеләргә беренче мемориал. Комплекс Чуаш Республикасының Козловский районында Байгул авылы янында төзелгән. Мемориалны ачу инициативасы белән Чуаш Республикасы Башлыгы чыкты.
Төзелешкә капсула 2021 елның августында салынган. Объект оборона чикләрен төзүчеләрнең хезмәт батырлыгын мәңгеләштерә, ә бу исә – катлаулы һава һәм көнкүреш шартларында тылда оборона линиясен булдырган хатын-кызлар һәм балалар.
РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, вакыйганың мөһимлеген билгеләп үтеп, ил Президенты Владимир Путинның чарада катнашучыларга сәламләвен укыды. «Сугышның беренче көннәреннән бөтен халык, иңгә-иң куеп, Ватанны саклауга күтәрелде. Бөек Җиңүгә тыл хезмәтчәннәре зур өлеш кертте. Кырыс шартларда оборона һәм сәнәгать предприятиеләрендә, транспортта, шахталарда эшләүчеләргә, үз-үзләрен һәм тормышларын аямыйча, фронтны кирәкле әйберләр белән тәэмин итүчеләргә – «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исем бирелде, – диелә мөрәҗәгатьтә. – Һәм, әлбәттә инде, безнең хәрби тарихыбызның онытылмас сәхифәсе – илнең эре индустриаль үзәкләре тирәсендәге оборона чикләрен төзү. Шундый ике кайма – Сурск һәм Казан каймасы Чуашстан территориясе буенча узды. Һәм бүген, чын-чынлап халык батырлыгы истәлегенә биредә «Тынгысыз чик төзүчеләренә» дигән мемориал ачыла. Әлеге мәһабәт монументны торгызу безнең тарихи хәтеребезне саклап калуга, яшьләрне патриотизм рухында тәрбияләүгә, ата-бабаларыбызның сугышчан батырлыклары һәм хезмәт батырлыклары өчен горурлык хисенә ярдәм итәр дип ышанам».
Тантанада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, Татарстан Президенты чараның мөһимлеген билгеләп үтте, тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын искә алу ягыннан да, үсеп килүче буынга патриотик һәм рухи-әхлакый тәрбия бирү ягыннан да. «Казан каймасын һәм Сурск оборона чиген төзү – безнең республикалар халыкларының хезмәт батырлыгы үрнәге. Бу татар һәм чуаш гаиләләре тарихын берләштерүче хәрби елъязмада аерым вакыйга. Кыска гына вакыт эчендә катлаулы һава шартларында чик булдырылган. Без бу батырлыкны һәрвакыт хәтерлибез һәм истә тотачакбыз», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук Чуаш Республикасы Башлыгы Олег Николаевка мемориал булдыру инициативасы һәм Казан каймасы һәм Сурск оборона чиге төзүчеләренә багышланган чаралар үткәрү инициативасы өчен рәхмәт белдерде.
«Бүген безнең өчен бик истәлекле дата. Бөек Ватан сугышы елларында чуаш халкының хезмәт батырлыгы тарихын өйрәнү өчен без ел ярымнан артык системалы, төрле юнәлештә эшләдек. Бу вакыт эчендә алты китап нәшер ителде, күп чаралар оештырылды. Һәм бу мемориалны ачу мөһим вакыйгаларның берсе булды», - диде үз чиратында Олег Николаев. Киләчәктә биредә шулай ук музей комплексы булдыру планлаштырыла, дип өстәде ул.
Ансамбльнең композициясе биш төп элементтан тора: 4,5 метр биеклектәге 38 металл стелладан торган һәйкәл, аларның һәркайсы 10 километр саклану корылмасын символлаштыра. Үзәк буенча Мәңгелек ут, район һәм шәһәрләр символикасы төшерелгән 26 гранит стелла урнаштырылган.