Алексей Песошин «Сетевая компания» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышын уздырды

30.06.2022

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Сетевая компания» АҖ Директорлар советы утырышы узды.

Компания акционерларының еллык гомуми җыелышыннан соң яңа составтагы Директорлар советы утырышы Директорлар советы рәисен һәм рәис урынбасарын сайлау белән ачылды. Директорлар советы рәисе итеп – бертавыштан Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Валерьевич Песошин, Директорлар советы рәисе урынбасары итеп «Сетевая компания» АҖ генераль директоры Илшат Шәех улы Фәрдиев сайланды.

Директорлар советы утырышында компаниянең электр челтәрләренә тоташтырылган кулланучыларны электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгы мәсьәләләре, җитештерү һәм финанс-икътисадый эшчәнлек нәтиҗәләре, компаниянең 2022 елның 1 кварталында капиталь төзелеш планын тормышка ашыруы каралды.

Директорлар советына электр белән тәэмин итүнең ышанычлылыгын характерлаучы күрсәткечләр һәм 2022 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча аларның динамикасы тәкъдим ителде. Компаниянең Директорлар советы тарафыннан өч хисап елында аварияләрне дә, планлы өзүләрне дә киметүнең уңай динамикасы билгеләп үтелде. Авария хәлендәге өзүләр буенча 2020 елдан 2022 елга кадәр сүндерүләрнең уртача дәвамлылыгы – 2,8 тапкырга, сүндерүләрнең уртача ешлыгы (SAIFI) 2,6 тапкырга кимегән. Планлы өзүләр буенча өч ел эчендә сүндерүләрнең уртача дәвамлылыгы 1,6 тапкыр, сүндерүләрнең уртача ешлыгы (SAIFI) - 1,5 тапкыр кимегән. Уңай нәтиҗә компаниянең цифрлы инновацион карарлар һәм технологияләр кертүенә бәйле.

2022 елның 1 кварталы нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы кулланучыларына электр энергиясен тапшыру буенча күрсәтелгән хезмәтләр күләме 7 187,5 млн. кВт тәшкил итте. Бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 372,2 млн. кВт. сәгатькә ка күбрәк,  яки 5,5%. 2022 елның өч аенда Урта Идел АЭС электр энергиясен куллануның факттагы күләме, шул исәптән Татарстан Республикасында да, 30,1 млрд. кВт тәшкил итте. Шул ук вакытта республикада куллану төбәкләр арасында иң зур күләмгә ия, 2021 елның 1 кварталына үсеш 6% тәшкил итә. 2022 елның 1 кварталында кулланучыларны технологик тоташтыру өчен 5 183 килешү төзелгән, 4 957 килешү үтәлгән. Башкарылган шартнамәләрнең төп өлешен физик затлар, кече бизнес һәм коммерциячел булмаган оешмалар үз эченә алган ташламалы төркем тәшкил итә.

2022 елның 1 кварталында үзләштерелгән капиталь кертемнәр күләме 3 203 млн. сум тәшкил итә (НДСтан башка). Югары көчәнешле туклану үзәкләрен төзүгә һәм реконструкцияләүгә, 0,4-6(10) кВ көчәнештәге бүлгеч челтәрләрне реконструкцияләүгә һәм төзүгә, югары вольтлы электр линияләрен төзүгә һәм реконструкцияләүгә зур күләмдә капитал салулар каралган. 2022 елгы капиталь төзелеш планы буенча иң зур һәм икътисади әһәмияткә ия булган түбәндәге объектларны үзгәртеп корыла: 220 кВ. ОРУ 500 кВ. Бөгелмә, 220 кВ. Тойма-2 ПС, 110 кВ. Азино ПС, 110 кВ. ПС, 110 кВ. су алу җайланмалары урнаштыру буенча эшләр башкарыла. Кулланучыларны компания челтәрләренә тоташтыру өчен 4 841 электр челтәре хуҗалыгы объекты файдалануга тапшырылган, төзелгән электр линияләре озынлыгы 119 км тәшкил итте, 6 МВт трансформатор егәрлеге файдалануга тапшырылган.


"Сетевая компания" АҖ Матбугат хезмәте.