Бүген Зәйдә реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеген ачу тантанасы булды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы буенча эчке эшләр министры полиция генерал-лейтенанты Артем Хохорин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе башлыгы урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы эчке хезмәт полковнигы Дмитрий Долматов, Зәй районы башлыгы Рәзиф Кәримов, шулай ук Зәй районы хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты.
Үзенең сәламләү сүзендә Татарстан Премьер-министры хокук саклау структуралары хезмәткәрләрен яхшы хезмәт шартлары белән тәэмин итү – хакимият органнары өчен иң мөһим бурычларның берсе, дип билгеләп үтте. «Без РФ Эчке эшләр министрлыгы җитәкчелегенә әлеге объект төзелешен вакытында финанслау өчен рәхмәтлебез. Татарстан, үз чиратында, эчке эшләр органнарына иске биналарны реконструкцияләү һәм яңа административ биналар төзү мәсьәләләрен хәл итүдә һәрвакыт ярдәм итте һәм ярдәм итәчәк. Иң катлаулы вакытларда да без бу өстенлекне истә тоттык», - диде ул.
Алексей Песошин ассызыклаганча, быел район территориясендә кеше үтерү, аңлы рәвештә сәламәтлеккә авыр зыян китерү һәм башка бер генә дә авыр җинаять тә ачыкланмый калмаган. «Район халкы үзенең иминлегенә киләчәктә дә ышанырга тиеш», - дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.
Ул шулай ук бүлекнең яңартылган бинасында хезмәткәрләр эше өчен генә түгел, килүчеләр өчен дә уңайлы шартлар тудырылуын билгеләп үтте.
Үзенең чыгышы ахырында Алексей Песошин Зәй районы буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге башлыгы Илдар Гыйззәтуллинга «Лада Кросс» яңа хезмәт автомашинасы ачкычын тапшырды.
ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин матди-техник базаны ныгыту мәсьәләләрен хәл итүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт белдерде. «Сез иң заманча биналар комплексы алачаксыз. Чынлыкта кулланыла торган биналарның мәйданы 2,5 тапкырга артты. Сез үз хезмәтегез, һөнәри осталыгыгыз белән яңа диварларның да эш нәтиҗәләренә йогынты ясавын исбатларсыз дип ышанам», – дип мөрәҗәгать итте министр Зәй полиция хезмәткәрләренә.
Чара кысаларында ведомство бүләкләре белән полиция бүлеге хезмәткәрләре һәм ремонт эшләрен башкарган төзелеш оешмасы хезмәткәрләре дә бүләкләнде.
Аннары мәртәбәле кунаклар кизү частеның эшен оештыру белән таныштылар, китерелгән затлар белән тикшерү үткәрү бүлмәсен, вакытлыча тоту изоляторын һәм тоткарланган затларны тоту өчен махсус бүлмәләрне карадылар, шулай ук хезмәткәрләрнең эш кабинетларын, тирны һәм гараж комплексын карадылар.
Белешмә өчен:
Россия Эчке эшләр министрлыгының Зәй районы буенча бүлеге бинасы 1972 елда төзелгән. 2017 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан проект-эзләнү эшләрен башкаруга һәм бинаны реконструкцияләүгә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Проект нигезендә спортзал бинасының хәзерге бер катлы өлешен сүтү, әлеге участокта гамәлдәге административ бинага күчү белән 3 катлы бина төзү, җәяү йөрү ишегалды (ИВС белән махсус кабул итү урыны), шулай ук гамәлдәге административ бинаны эчке планлаштыру һәм бизәү каралган иде.
Хәзерге вакытта Зәй районы администрациясе объектны файдалануга тапшыру өчен рөхсәт биргән. Реконструкцияләнгән бинада, район Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләреннән тыш, эчке эшләр бүлегенең барлык бүлекчәләре, уңайлы шартларда урнашкан.