Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча комиссия утырышын уздырды

24.08.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышын уздырды.

Утырыш Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Казан мэры Илсур Метшин, Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты вәкилләре катнашты.

Фикер алышуга Казанның тарихи җирлегендәге 18 төзелеш һәм реконструкция объекты чыгарылды. Шулай ук Биләрнең төбәк әһәмиятендәге тарихи җирлегенең шәһәр төзелеше регламентларына карата таләпләр, территория чикләре буенча документ проекты каралды.

Биләрнең тарихи җирлеге буенча чикләр проекты расланганнан соң, бу тарихи җирлек чикләрендә рөхсәт документларын килештерү хисабына шәһәрнең архитектур йөзен сакларга мөмкинлек бирәчәк, шәһәр масштабындагы элементларның кыйммәтен (саклау предметын) сакларга мөмкинлек бирәчәк, шәһәр төзелеше эшчәнлеген җайга салуның үтә күренмәлелеген билгеләячәк.

Биләрнең тарихи җирлеген саклау предметы – шул исәптән тарихи кыйммәтле шәһәр формалаштыручы объектлар (30га якын), алар арасында тарихи-географик музей бинасы,Калинин ур., 1 адресы буенча мәдәният йорты, Кызыл армия, Куйбышев, Киров ур., кайбер торак йортлар һ. б.лар бар.

Рөстәм Миңнеханов бер атна эчендә, кирәкле барлык белгечләрне һәм ведомстволарны, шул исәптән Мәдәни мирас объектларын саклау буенча ТР комитетын җәлеп итеп, Биләр шәһәре буенча документны килештерергә кушты. Ул ассызыклаганча, бу, барыннан да элек, шәһәрнең йөзен, аның статусын саклап калу һәм тарихи җирлек чикләрен билгеләү мөмкинлеге бирәчәк. «Бик зур эш башкарылды, - диде ул. - Бу эшнең нәтиҗәсе дә бар. - Мин Биләрдә булдым, бүген бу документ шәһәр өчен гаять кирәкле, ул үсәргә тиеш».

Аннары Биләр тарихи җирлеге территориясендә яңа төзелеш проекты – «Алтын Дага» мәдәни-рекреация кластеры тәкъдим ителде. https://archi.ru/projects/russia/17292/kulturno-rekreacionnyi-klaster-altyn-daga проектны Биләр дәүләт тарих-археология һәм табигый музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров тәкъдим итте.

Казанның тарихи җирлегендә төзелеш һәм реконструкция объектларын Казанның баш рәссамы, Казанның Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы урынбасары - шәһәр дизайны бүлеге башлыгы Жанна Белицкая тәкъдим итте. Ул искә төшергәнчә, бүген фикер алышуга яңа проектлар да, шулай ук элегрәк каралган үзгәрешләре белән бергә чыгарылган.

Беренче объект – Сара Садыйкова урамындагы торак комплекс. Аз катлы объект (3 кат) Юныс мәйданы артында урнашкан, сыйфатлы материаллар кулланып төзеләчәк. Икенче булып Сара Садыйкова урамындагы ике каттагы торак йорт тәкъдим ителде. Рөстәм Миңнеханов әлеге ике проект турында тагын бер кат фикер алышырга тәкъдим итте, бәлки, төзелеш урынына барып карарга кирәктер дигән фикер әйтте.

Өченче объект – Рөстәм Яхин ур., 4 адресы буенча урнашкан 4 катлы офис бинасы проекты (ЦУМа янында). Янәшәдәге сквер сакланачак. Проект комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Межлаук ур., 26 адресы буенча урнашкан җәмәгать туклануы объектлары белән сәүдә үзәге, тулай торак) катнаш функцияләр проекты да хупланмады. Проект элегрәк каралган иде инде, искәрмәләрне исәпкә алып, аның катлары азайтылган.

Бишенче объект – Петербург урамындагы җир асты паркингы булган сәүдә-кунакханә үзәге – хупланды. Проект шулай ук элек каралган иде, төзелешнең катлары (югары башня) киметелгән.

Бутлеров урамындагы 4 катлы торак йортны реконструкцияләү проекты шулай ук кичектерелде – аның белән урынында танышырга кирәклеге турында карар кылынды.

Җиденче объект хупланды – Горький урамындагы торак йортны яңарту һәм мәдәни мирас объектын исәпкә алып, ике яңа торак йорт төзү. Объектлар 2-3 катлы булачак, бер объект тарихи рәвешләре буенча торгызылачак.

Аннан соң Гаяз Исхакый урамындагы 3 катлы кунакханә проекты булды. Проект комиссия әгъзалары тарафыннан хупланды.

Тугызынчы объект – Мәскәү ур., 76 адресы буенча урнашкан бина. Проект инде берничә тапкыр комиссия утырышында каралган, аның катлары киметелгән. Татарстан һәм Мәскәү урамнары ягыннан күренеш тәкъдим ителде. Проект хупланды.

Жуковский урамында (Казанның Киров районы, Зилант монастыре янында) торак комплекс төзү хупланды. Проект 2-5 катлы торак биналар һәм кунакханәләр төзүне күздә тота. Заманча материаллар, шул исәптән үтә күренмәле кирпеч кулланылачак.

Большая (Адмиралтия бистәсе) урамындагы торак йорт шулай ук хупланды. Бу проектта катлар киметелгән (хәзер 6 кат каралган). Рөстәм Миңнеханов шулай ук өске катны эшләп бетерү мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

Шуннан соң Болак урамы буенча җир асты паркингы булган офис үзәге проекты хупланды (элек әйтелгән искәрмәләрне исәпкә алып).

Борһан Шаһиди урамындагы кунакханә ике вариантта тәкъдим ителгән иде – хәзерге вакытта һәм тарихи стильне исәпкә алып. Икенче вариант хупланды.

Киләсе ике проект бүген хупланмады – аларны төзелеш урынына барып карарга карар кылынды. Бу – Волков урамындагы төрле катлы торак йорт (Тихомирнов урамындагы күренеше белән) һәм Һади Атласи урамындагы ике катлы торак йорт.

Киләсе өч проект хупланды. Өчесе дә – Фәтхуллин, Карелия урамнары буенча тарихи йөзен саклап калган индивидуаль торак йортлар. Проектларны шәрехләп, Рөстәм Миңнеханов аларның барысын да сыйфатлы материаллар кулланып төзелергә тиешлеген белдерде.  

Комиссия хупламаган объектлар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында Казанның тарихи үзәген йөреп чыгу маршрутына кертеләчәк.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина.