Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм «Россия автомобиль юллары» дәүләт компаниясе идарәсе рәисе Вячеслав Петушенко автомобиль юллары челтәрен һәм гомумән юллар инфраструктурасын үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Киңәшмә Рөстәм Миңнехановның ТР Хөкүмәте Йортындагы эш кабинетында узды.
Чарада ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
«Мәскәү – Түбән Новгород – Казан» М-12 тиз йөрешле автомобиль юлын төзүнең эшче мәсьәләләре каралды.