Алексей Песошин һәм Валерий Герасимов Казан хәрби госпитален ачуда катнаштылар

07.09.2022

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм РФ Кораллы Көчләре Генераль штабы башлыгы – Россия Оборона министрының беренче урынбасары, армия генералы Валерий Герасимов Казан хәрби госпитален ачу тантанасында катнаштылар.

150 урынлы госпиталь Рәүис Гәрәев урамында Республика клиник хастаханәсе (РКХ) һәм Балалар Республика клиник хастаханәсе (БРКХ) янында урнашкан. Яңа медицина үзәген 1 ел эчендә торгызганнар. Төзелешкә 1 меңнән артык кеше һәм 53 берәмлек техника җәлеп ителгән. «Хәрби-төзелеш компаниясе» (ВСК) белгечләре объектны бөтен медицина җиһазлары һәм мебель белән бергә тапшырганнар.

Алексей Песошин Россия Оборона министры Сергей Шойгуга Татарстан башкаласында госпиталь төзелеше турында карар кабул итүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул билгеләп үткәнчә, Казан хәрби медицинасының бай тарихы бар, ул 18 нче гасырда башлана, Петр I указы буенча Казанда хәрби госпиталь төзелә. Бер гасырдан артык ул Россиянең көнчыгышындагы иң зур хәрби-дәвалау учреждениесе булып тора. Бу вакыт эчендә Казанның барлык танылган галим медиклар госпитальдә эшли.

«Бүген хәрби медицина тарихы яңа дәвам ала. Ачыла торган хәрби госпиталь – барлык заманча таләпләргә җавап бирә торган күп профильле медицина учреждениесе. Анда хәрби хезмәткәрләргә, хәрби пенсионерларга, шулай ук Россия Оборона министрлыгының хәрби дәвалау учреждениеләрендә медицина ярдәме алу хокукына ия башка категория гражданнарга ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү өчен барлык шартлар да бар», - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Республика Хөкүмәте башлыгы билгеләп үткәнчә, яңа хәрби-медицина үзәге Республика клиник хастаханәсенә һәм Балалар Республика клиник хастаханәсенә якын урнашкан. Шулай итеп, хастаханә сәламәтлек саклауның зур кварталын били. «Хәрби медикларның бай тәҗрибәсе Татарстан халкы файдасына кулланылыр дип ышанам. Республика учреждениене квалификацияле профессиональ кадрлар белән тәэмин итүдә ярдәм итәчәк», - дип өстәде Алексей Песошин.

Валерий Герасимов билгеләгәнчә, Оборона министрлыгы сәламәтлек саклау системасын ныгыту мәсьәләләрен аерым контрольдә тота. «Узган елның 9 аенда гына да Оборона министрлыгының хәрби-төзелеш комплексы көче белән Россиянең 27 субъектында барлыгы 3 мең урынга 30 күп функцияле дәвалау үзәге һәм йогышлы авырулар бүлекләре төзелгән. Без киләчәктә дә дәвалау-диагностика базасын камилләштерү, госпитальләр төзү һәм Кораллы Көчләрнең, хәрби хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының сәламәтлеген ныгыту буенча эшне дәвам итәчәкбез», - дип өстәде Россия Оборона министры урынбасары.

Аннары Алексей Песошин һәм Валерий Герасимов медицина комплексын карап чыктылар, техник җиһазлар белән таныштылар һәм персонал белән аралаштылар.

Палата блоклы 120 ятакка исәпләнгән диагностика корпусында көндезге стационар, микробиология төркеме булган клиник-диагностика лабораториясе, шулай ук кабул итү, стоматология, нур диагностикасы, диагностика, физиотерапия бүлекләре урнашкан.

Дәвалау корпусында операция, хирургия, терапия, неврология һәм тире-венерология бүлекләре, шулай ук сменага 250 тапкыр килү өчен поликлиника урнашкан. Биредә пациентлар амбулатор рәвештә дәваланачак, кирәк булган очракта медиклар аларны стационарга җибәрәчәкләр.

Шулай ук госпитальнең 30 урынга исәпләнгән аерым йогышлы авырулар корпусы бар – кабул итү бүлеге, аерым чыгу һәм эчке шлюз белән махсуслаштырылган кабинетлар, дезинфекция блогы, көнкүреш бүлмәләре. Бинага килү юллары аерым-аерым корылган.

Административ-көнкүреш корпусында медчасть, азык-төлек блогы, тәэмин итү бүлеге, даруханә, китапханә белән клуб һәм 200 урынга исәпләнгән конференц-зал урнашкан.

Госпиталь, авария, һәлакәт һәм локаль хәрби конфликтлар булган очракта, зыян күрүчеләргә һәм авыруларга ашыгыч махсуслаштырылган медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеген исәпкә алып, төзелә. Монда авиация транспорты белән китерелә торган яралыларны кабул итә алалар. Учреждение һәлакәтләр медицинасы хезмәтенең гадәттән тыш хәлләрне бетерү системасына интеграцияләнгән.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.