Татарстанда берләштерелгән бюджетка салым бурычы арткан. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2023-2025 елларга Татарстанны социаль-икътисадый үстерү фаразының төп параметрларына, 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразына һәм 2023 елга, 2024 һәм 2025 еллар чорына Татарстан Республикасы ММИ Территориаль фонды бюджеты проектына багышланган Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында хәбәр итте.
Чара ТР Хөкүмәт Йортында узды. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.
Рөстәм Миңнеханов утырышта видеоконференцэлемтә режимында катнашты.
Ел гади булмаса да, тулаем төбәк продукты, сәнәгать җитештерүе темплары, төзелеш күләмнәре – барысы да уңай, бу тенденцияне саклап калырга кирәк, ә бу хәзер җиңел түгел, диде Татарстан Президенты.
Ул ассызыклаганча, бүген логистика, товарлар китереп торуга бәйле зур кыенлыклар бар. «Безгә яңа базарлар табарга, барлык юнәлешләрдә эшләргә кирәк».
«Бүген төп бурыч – республика икътисады эшен тәэмин итү, ә бу предприятиеләр һәм оешмалар, эре һәм кече бизнес, сәнәгать, - диде Татарстан Президенты. - Без булдырган фараз күрсәткечләре тормышка ашырылырга тиеш».
Рөстәм Миңнеханов җитештерүчеләр белән төгәл эш алып барырга чакырды.
«Тармак министрлыклары һәм муниципалитетлары һәр җитештерүче белән төгәл эшләргә, аларның җитештерү программаларын тормышка ашыруда кирәкле ярдәм күрсәтергә тиеш. Безнең киләчәк предприятиеләрнең тотрыклы һәм уңышлы эшләвенә бәйле, без бары тик үз ресурсларыбызга гына исәп тота алабыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
2023 елга бюджет формалаштыру һәм социаль-икътисадый үсеш фаразлары турында сөйләгәндә, инвестицияләрнең гомуми күләме сакланачагын искәртте. Шул ук вакытта Рөстәм Миңнеханов бюджетны кытлык белән кабул итү планлаштырыла, дип аныклады. «Без мәктәпләр, балалар бакчалары төзергә, хастаханәләрне ремонтларга, яңа юллар төзергә телибез – болар барысы да, беренчедән, быелның төгәл һәм җайга салынган рәвештә тәмамлануына һәм киләсе елга куелган бурычларга бәйле булачак», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында катнашучыларның игътибарын республикада салым бурычының 3,5 млрд. сумга артуына юнәлтте. Хәзер гомуми салым бурычы 12,5 млрд. сум тәшкил итә. Татарстан Президенты салым бурычларына бәйле вәзгыятьне анализларга кушты.
«Мөһим бурыч – салым бурычларын артуга юл куймаска», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Республика шәһәрләре һәм районнары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, Рөстәм Миңнеханов финанс дисциплинасын үтәргә кушты.