Әсгать Сәфәров Балык Бистәсе район Советының чираттан тыш утырышында катнашты

07.09.2022

Татарстанның Балык Бистәсе муниципаль районы Советы карары белән Илдар Таҗетдиновның вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Аның үз теләге белән отставкага китүе аркасында карар кабул ителде. Чираттан тыш утырышта Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Илдар Таҗетдинов Балык Бистәсе районын 2018 елдан җитәкли. Алга таба ул «Алабуга»махсус икътисади зонасы дирекциясенә эшкә күчәчәк. Әсгать Сәфәров Илдар Таҗетдиновның район башлыгы вазифасындагы эшенә уңай бәя бирде. Илдар Таҗетдинов Татарстан Президенты Указы белән «Фидакарь хезмәт өчен»медале белән бүләкләнде.

Балык Бистәсе районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкару Радик Исламовка йөкләнгән. Элегрәк ул Чистай шәһәрендә «Квест» ҖЧҖ генераль директоры булып эшләгән.

Әсгать Сәфәров билгеләп үткәнчә, Радик Исламов хуҗалык эшендә зур тәҗрибәгә ия, үзен социаль җаваплы һәм иҗтимагый актив җитәкче итеп танытты. Өч чакырылыш Чистай шәһәр Советы депутаты итеп сайлана һәм уңышлы эшли. ТР Президенты Администрациясе җитәкчесе район администрациясе алдында торган бурычларга игътибар итте һәм аларны уңышлы хәл итүләрен теләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.