Әсгать Сәфәров Чирмешән районында эш сәфәрендә булды

07.09.2022

Чирмешән районы Башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп Рамил Айбатов билгеләнде. Аны билгеләү турында район Советының чираттан тыш утырышында игълан иттеләр. Утырыш эшендә Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров катнашты.

Чирмешән районы Советы карары белән район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның үз теләге белән отставкага китүе сәбәпле вәкаләтләре вакытыннан алда туктатылды. Фердинат Дәүләтшин районны 2014 елдан бирле җитәкли. Ул үзенең хезмәт эшчәнлеген «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясендә дәвам итәчәк.

Әсгать Сәфәров Фердинат Мидхәт улының район башлыгы вазыйфасындагы эшен югары бәяләде. Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Фердинат Дәүләтшин «Дуслык» ордены белән бүләкләнде.

Әсгать Сәфәров Рамил Айбатовның район өчен ят кеше түгеллеген билгеләп үтте. Ул Бөркет авылында туган һәм үскән. Казан Авыл хуҗалыгы институтында укыганнан соң, Чирмешән районы авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә 9 елдан артык эшләгән. Соңгы 10 ел эчендә аның хезмәт биографиясе җирле автотранспорт предприятиясе белән бәйле. Моннан тыш, Рамил Айбатов Татарстан Республикасы Президентының идарәче кадрлар резервы программасы буенча профессиональ әзерлек үткән.

Әсгать Сәфәров район Советы депутатларына һәм район администрациясенә уртак нәтиҗәле эш, куелган бурычларның уңышлы хәл ителүен теләде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте.