Рөстәм Миңнеханов чыршы бәйрәмендә катнашучылар белән традицион очрашу уздырды

25.12.2022

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика яыршысында катнашучылар белән традицион очрашу уздырды. Очрашуда төрле чемпионатларда һәм халыкара ярышларда җиңүчеләр, иҗтимагый оешмаларның яшь вәкилләре катнашты.

Балалар ТР Президентына үзләренең казанышлары һәм мавыгулары турында сөйләделәр. Әйтик, Казаннан мәктәп укучысы Андрей 9 яшендә брейк-данс буенча Россия чемпионатында җиңгән инде. Алга таба ул, Олимпия уеннарына кадәр, халыкара дәрәҗәгә чыгарга планлаштыра. Ул очрашуда катнашучыларга да брейкинг осталыгын күрсәтте.

Нурлат шәһәреннән Алина кием дизайны белән мавыга. Быел ул «Мода технологияләре - чшүсмерләр (12-14)» компетенциясе буенча «Яшь профессионаллар»  (WorldSkills Russia) X илкүләм чемпионаты финалында беренче урынны яулаган. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан Россиянең WorldSkills халыкара хәрәкәтенә керүе инициаторларының берсе булды. «WorldSkills стандартлары безнең кадрлар әзерләү системасына бик күп файдалы нәрсәләр китерде», - дип ассызыклады ТР Президенты.

Әлки районы вәкиле Арина Таймасова билбау көрәше буенча Россия чемпионы булган, ә дөнья беренчелегендә икенче урынны алган. Рөстәм Миңнеханов билбау көрәшенең республикада иң яраткан спорт төрләренең берсе булуын билгеләп үтте һәм спортчыга киләчәктә дә уңышлар теләде.

Казаннан Валерия үзен волонтерлык эшчәнлегенә  багышлаган. Мәктәп укучысы хайваннар приютларына һәм балалар йортларына булыша. Рөстәм Миңнеханов Волонтерлар эшен югары бәяләде. «Безнең һәрберебезнең игътибарына мохтаҗ булган башкаларга ярдәм итү теләге булырга тиеш. Бу бик мөһим», - диде ул.

Кукмара районыннан 13 яшьлек Ринат быел чын каһарман булган. Батыр егет янган йорттан өч сеңлесен коткарган. «Янгын вакытында кешеләр югалып калалар, нәрсә эшләргә белмиләр. Күпләр юары тик үзләрен коткарырга тели. Ә син, беренче чиратта, сеңелләрең турында кайгырткансың. Чын герой», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Чаллыдан Карина ТР Президентына  «Абилимпикс» һөнәри осталык буенча илкүләм чемпионатта катнашу тәҗрибәсе турында сөйләде.

Очрашуда шулай ук спартакиада призерлары, спортчылар, «Йолдызлык» конкурсы лауреатлары, яшьләр сәясәте өлкәсендә активистлар катнашты.

Рөстәм Миңнеханов барлык укучыларга укуларында һәм яраткан эшләрендә уңышлар теләде, шулай ук якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.