Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәттә балалар бакчасы булган 44 фатирлы торак йортта булды.
Яңа йорттагы фатирлар җиһазлар, көнкүреш техникасы, беренче кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән һәм «ТатНИПИнефть» һәм Әлмәт дәүләт нефть институты (ӘДНИ) белгечләренең торак мәсьәләләрен хәл итү өчен наемга тапшыру өчен билгеләнгән.
55 урынлы балалар бакчасы торак йортның 1 һәм 2 катларында урнашкан. Шул ук вакытта мәктәпкәчә учреждениегә бинадан чыкмыйча гына да керергә мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов балалар бакчасының йокы, чишенү, уен һәм буфет бүлмәләрен карады. Ул шулай ук күп функцияле зал, сәнгать студиясе, туган телне өйрәнү кабинетын, педагог-психолог кабинетын, логопедия кабинетын, физиотерапия, массаж кабинетлары булган медицина блогын карады.
"Уңайлы һәм җайлы яшәү өчен белгечләргә шартлар тудырачакбыз", - диде ТР Президенты.