Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында яңа бассейн ачты

25.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск муниципаль районында эш сәфәрендә. Биредә Рөстәм Миңнеханов катнашында Васильево бистәсендә «Дулкын» йөзү бассейны ачылды.

Бассейн бинасында фойе төркеме, балалар бассейны һәм 4 треклы олылар йөзү бассейны, гардероб, саклаучылар бүлмәсе, кунаклар һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен ванна бүлмәсе бар. Әлеге спорт учреждениесенең норматив үткәрү сәләте - тәүлегенә 576 кеше.

Бассейнны ачу - Васильево шәһәр тибындагы поселогында яшәүчеләр өчен спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеге. Зеленодольск муниципаль районы башлыгы Михаил Афанасьев ассызыклаганча, яңа спорт объектын ачу – зур шатлык. «Мондый кыска вакыт эчендә Васильевода халыкка бик кирәк булган бассейн барлыкка килү турында хыялланмый да идек. Элек йөзү белән шөгыльләнү өчен Казанга яки Зеленодольскка чыгарга кирәк иде ,ә хәзер ул йорт янәшәсендә».

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов: «Васильево читтә кала килде һәм инфраструктура үсешенә сораулар туды, әмма соңгы елларда без бу бистәнең үсешенә игътибар итәбез», - диде. Васильевода барлыкка килгән яңа бассейн - спорт белән шөгыльләнә башлау өчен яхшы мөмкинлек».

 «Бассейн төзү мөмкинлеге тугач, минВасильевоны тәкъдим иттем - чөнки монда бассейн кирәк. Бассейнда шөгыльләнү өчен спортчы булырга кирәкми - йөзү бик файдалы нәрсә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты «Дулкын» йөзү бассейны директорына спорт инвентаре һәм җиһазлар алуга сертификат тапшырды.

Бүген Рөстәм Миңнеханов Зеленодольск районындагы икенче объект - «Драйв Парк» спорт-туризм үзәгендә булды. Рөстәм Миңнеханов «Драйв Парк» спорт-туризм үзәге трассасын карады. Биредә шулай ук күрсәтмә чыгышлар (мотоцикллар, багглар, квадроцикллар) узды.

Татарстан Президентына шулай ук Васильево бистәсе территориясендә гамәлгә ашырыла торган инвестицион проектларны тәкъдир иттеләр.  Зеленодольск районы җитәкчелеге вәкилләре Васильево шәһәр тибындагы поселогының җәмәгать инфраструктурасын комплекслы үстерү чаралары турында хәбәр иттеләр. Алар арасында икенчел автомобиль юлларының юл-урам челтәрен ремонтлау, кайбер социаль объектларны капиталь ремонтлау кебек 2023 елга бурычлар бар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.