Рөстәм Миңнеханов республика чыршысында балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады

25.12.2022

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика чыршысында балаларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады. Чара «Татнефть Арена»да узды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, ел саен республика чыршысы Татарстанның барлык почмакларыннан меңләгән иң актив, уңышлы һәм талантлы балаларны җыя.

«Сезнең хезмәтегез нәтиҗәсендә быел Казанга «Ислам хезмәттәшлеге Оешмасының Яшьләр башкаласы» статусы бирелде, республика янә «Игелекле эшләр төбәге» һәм «Россия Студентлар язы» бөтенроссия конкурсларында җиңүче булды», - дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты чарада катнашучыларга.

Ул ассызыклаганча, киләсе ел Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. «Сезнең һәрберегез милли традицияләрне үстерүгә, бай тарихи мирасны, мәдәниятне һәм телне саклауга үз өлешен кертә ала. Сезнең көчегез - ирекле фикерләүдә, стандарт булмаган карарлар тәкъдим итү сәләтендә. Бу эштә сезгә мәктәп, спорт һәм иҗат түгәрәкләре, балалар һәм яшүсмерләр клублары, яшьләр берләшмәләре ярдәм итә», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Сезгә үзегезне, тормышта үз урыныгызны табуыгызны телим. Иң мөһиме - артка чигенмәскә һәм бирешмәскә. Сезнең белән әти-әниләрегез, укытучыларыгыз, остазларыгыз, бөтен Татарстан. Без сезгә ярдәм итәчәкбез һәм уңышларыгызга сокланачакбыз. Сезнең өчен һәм сезнең белән бергә Россия өчен эшләячәкбез. Яңа ел белән!» - дип өстәде Татарстан Президенты.

Ел саен республика чыршысында 8500дән артык бала катнаша. Быел чарага үзләрен укуда, спорт ярышларында, иҗади һәм иҗтимагый тормышта күрсәткән балаларны, шулай ук мобилизацияләнгән гражданнар гаиләләре балаларын чакырдылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.