Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районында эш сәфәрендә.
Әлмәттә Рөстәм Миңнеханов «Кванториум» балалар технопаркында булды. Монда аңа реконструкцияләнгән корпусны күрсәттеләр. Объект 6-18 яшьлек 1370 баланы кабул итәргә сәләтле. Технопаркта дәресләр 16 юнәлештә уза.
Шулай итеп, яңартылган блокта аэроквантум юнәлеше барлыкка килгән. Бу пилотсыз очкычларны җыю, шулай ук коммерциячел куллану буенча инженерлык проблемаларын проектлау һәм хәл итү. Ship-квантум - корабларны һәм судноларны проектлау, төзү, спорт-техник модельләр булдыру һәм аларның прототиплары тарихын өйрәнү. Автоквантум - пилотсыз машинаның тулы прототибын проектлау, ясау һәм сынау.
Рөстәм Миңнеханов яңа мәйданчыкларның ничек эшләвен карады, шулай ук балалар белән аралашты. Ул «Кванториум» технопаркында шөгыльләнүче балалар өчен суднолар төзү производствосына һәм «КАМАЗ» ГАҖ производствосына таныштыру экскурсияләре оештырырга вәгъдә итте.