Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Әлмәт муниципаль районы Советы һәм Әлмәт шәһәр Советы утырышында катнашты.
Утырыш Әлмәт муниципаль районының 2022 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды.
Төп нотык белән Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, хәбәр иткәнчә, Әлмәт районында 2022 ел нәтиҗәләре буенча уртача хезмәт хакы 2021 ел белән чагыштырганда 18,9%ка арткан һәм 63,8 мең сумга җиткән. 2022 елда эшсезлек дәрәҗәсе 0,64%тан 0,15% ка кадәр кимегән.
«Элек эшсезлек статистика гына булса, бүген кадрлар табу кискен проблема була бара. Кирәкле белгечне табу бик авыр», - диде Тимур Нагуманов.
Рөстәм Миңнеханов, утырышта чыгыш ясап, республика муниципалитетлары арасында Әлмәт шәһәре һәм Әлмәт районы аерым статуска ия дип билгеләп үтте. Бу - төбәктәге иң эре муниципалитетларның берсе, анда 213 мең кеше яши һәм ул - республиканың бөтен көньяк-көнчыгышының җәлеп итү урыны.
Биредә «Татнефть» компаниясенең төп офисы белән бергә төп бүлекчәләретупланган. Россиянең иң эре нефть компанияләренең берсе, үз тарихы дәвамында Татарстан үсешенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән соңгы проектларның күбесе «Татнефть» ярдәмендә мөмкин булды.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, барлык кыенлыкларга да карамастан, республика икътисады 2022 елда күп юнәлешләр буенча уңай нәтиҗәләргә иреште. Җыелма төбәк продукты (ҖТП) – 6%, сәнәгать җитештерүе – 6,6%, авыл хуҗалыгы продукциясе – 25,6%, төзелеш эшләре күләме 20,0%ка арткан.
«Без ил Президенты Владимир Владимирович Путинга, Михаил Владимирович Мишустин җитәкчелегендәге Россия Хөкүмәтенә икътисад тармакларына һәм турыдан-туры гражданнарга ярдәм итүнең үз вакытында һәм колачлы чаралары өчен рәхмәтле. Республика предприятиеләренең, шул исәптән Әлмәт районының хезмәт коллективларына, республика үсешенә лаеклы өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерәсем килә», - диде ул.
Татарстанда 2022 елда 35,7 млн тонна нефть чыгарылган, шул исәптән «Татнефть» ГАҖ – 28,6 млн тонна, кече компанияләр – 7,1 млн тонна. 22 млн тоннадан артык нефть чималы эшкәртелгән, шул исәптән «ТАНЕКО» АҖ - 16,2 млн тонна, «ТАИФ-НК» АҖ - 6,1 млн тонна.
Республикада 165 меңнән артык кече һәм урта эшкуарлык субъекты теркәлгән, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов, бу өлкәдә 800 мең кеше эшли – бу барлык эш урыннарының 39%тан артыгы, кече бизнес субъектлары җыелма төбәк продуктының 25%ыннан артыграгын тәшкил итә.
Муниципаль берәмлекләр, барыннан да элек, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен җаваплы, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Әлмәт районы икътисадында кече һәм урта эшкуарлар өлеше зур түгел - нибары 6,3%. Бу, барыннан да элек, нефть чыгару тармагының ҖТП күләмендәге чагыштырма зурлыгы белән аңлатыла. Җан башына район күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән дә түбән. Мәсәлән, кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә эшләүчеләр саны буенча 18 нче урында, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны буенча 12 нче урында.
Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, Әлмәт районының потенциалы зуррак, аны гамәлгә ашыру җирле администрация тарафыннан тагын да җитдирәк көч таләп итә. Районның мөмкинлекләре авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә тулысынча ачылмаган. Ел йомгаклары буенча агросәнәгать комплексының тармак рейтингында Әлмәт районы 39 нчы урында гына.
Терлекчелек өлкәсендә уңай яктан савым көтүенең җитештерүчәнлек дәрәҗәсен - 11 нче урынны билгеләп үтәргә мөмкин.
Сөт терлекчелегенең рентабельлелеге бүген шактый кызыклы. Район администрациясенә бу тармактагы проектларны тормышка ашыруга инвесторларны җәлеп итәргә кирәк, дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Ул авыл хуҗалыгының кече рәвешләрен районда уңышлы үстерүнең уңай мисалларын китерде («Яшелчә үзәне» СПСК, «Җиләкле үзән»ҖЧҖ).
Шуның белән бергә, ел йомгаклары буенча хуҗалыкларның кече рәвешләре рейтингында район 39 нчы урында гына. Бер ел эчендә КФХда һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда сыерлар саны кимегән.
Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, узган ел икътисадның тотрыклы үсеше нәтиҗәсендә республикада бер генә республика программасын да туктатмаганнар. Узган 2022 елда республикада 4 меңнән артык объект (4271 объект) төзелгән һәм капиталь ремонтланган. Әлмәт районында да зур эш башкарылган. Рөстәм Миңнеханов бүгенге утырыш уза торган «Адымнар» күп телле комплексын мисал итеп китерде - бу шулай ук узган ел проектлары арасындагы бер мисал.
Рөстәм Миңнеханов «Безнең ишегалды» колачлы республика программасын аерым билгеләп үтте, аны гамәлгә ашыру «Татнефть» ярдәмендә мөмкин булды. 2020 елдан бирле республикада 3379 ишегалды территориясе төзекләндерелгән. Шул исәптән Әлмәт районында 255 ишегалды төзекләндерелгән, шуларның 78е - 2022 елда.
Узган елда республикада 204,9 млрд.сумлык юл эшләре рекорд куя, шул исәптән Идел елгасы аша күперле М-12 тизйөрешле автомагистрале, Кама елгасы аша күперле Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп узучы олы проектлар да.
Рөстәм Миңнеханов Әлмәт өчен Шәле-Баулы автомобиль юлы проектының (Алексеевск участогы – Әлмәт) әһәмиятен аерым билгеләп үтте.
Бүген иң мөһим бурыч – җәмәгать транспортын үстерү. Кызганычка каршы, соңгы елларда Әлмәттә пассажирлар йөртүне оештыру проблемалы мәсьәлә булып кала. Шәһәрлеләрнең канәгатьсезлеге җәмәгать транспорты маршрутлары һәм күчмә состав саны җитмәүгә китерә.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, муниципалитетка пассажир транспорты паркыннан нәтиҗәле файдалануны, маршрут челтәрен дөрес формалаштыруны, заманча цифрлы технологияләр мөмкинлекләрен куллануны, шулай ук катгый финанс дисциплинасын тәэмин итү мөһим. Республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына шәһәр җәмәгать транспорты проблемаларын системалы рәвештә хәл итәргә кирәк.
Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре халык өчен мөһим булып кала. Әлмәттә алар шулай ук актуаль. Шәһәр халкыннан хакимиятләргә гомуми файдаланудагы урыннарны һәм ишегалларын карап тоту, кар һәм боз чистарту, җылылык һәм су белән тәэмин итү өлешендәге җитешсезлекләр турында сигналлар килә.
Торак-коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын күтәрү буенча эшне дәвам итәргә кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов.
Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2023 ел илдә Педагог һәм остаз елы дип игълан ителде, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренчә, бу - яшь буынга белем һәм тәрбия бирүдә укытучыларның югары ролен тану, кадрлар әзерләүдә остазлыкның әһәмияте. Район Советының бүгенге утырышы «Адымнар – Әлмәт " күп телле комплексында уза - бу район җитәкчелегенең мәгарифне өстенлекле юнәлеш дип санавын күрсәтә, диде Рөстәм Миңнеханов.
Яшьләр белән эшләү аерым игътибар таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, республикада соңгы елларда яшьләр өчен инфраструктураны яңарту буенча зур эш башкарылды. Бүген бу юнәлештәге эшне кирәкле эчтәлек белән тутыру мөһим. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча балалар һәм яшьләрнең иҗтимагый-дәүләт хәрәкәте - «Беренчеләр хәрәкәте»булдырылды.
Бүген балаларны үз илең, республикаң, шәһәрең патриотлары итеп тәрбияләү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов.
Утырыш алдынгы әлмәтлеләргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшыру белән тәмамланды.