Рөстәм Миңнеханов: Безнең бурыч – сәнәгать үсеше һәм яшәү өчен уңайлы мохитне саклау арасындагы нисбәтне тәэмин итү

07.02.2023

Әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан нәтиҗәле файдалану - республикабыз өчен өстенлекле бурычлар. Киләчәктә безнең шәһәрләрнең һәм тулаем илнең тотрыклы үсеше нәкъ менә аларның хәл ителешенә бәйле булачак. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсенең киңәйтелгән киңәшмәсендә хәбәр итте.

Киңәшмә ТР Хөкүмәт Йортында узды һәм ведомствоның 2022 елгы эш йомгакларына һәм 2023 елга бурычларына багышланды. Киңәшмәдә Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Росприроднадзор) җитәкчесе Светлана Радионова да катнашты.

«Әйләнә – тирә мохитне саклау - ул безнең гражданнарның тормыш сыйфаты да, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бүген монда әйтелгәннәрнең барысын да дөрес кабул итәргә кирәк. Без, чыннан да, техноген республика, шуңа күрә безгә әйләнә-тирә мохитне саклауга һәм табигый ресурсларны нәтиҗәле куллануга аеруча игътибарлы булырга кирәк».

«Татарстан - индустриаль үсеш алган төбәк, анда меңләгән предприятиеләр уңышлы эшли. Республиканың нефть сәнәгатендә, нефть химиясендә, нефть эшкәртүдә һәм машина төзелешендә гадәттәгечә көчле позицияләре бар», - дип искәртте ул.

Узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстанда 35,7 млн тонна нефть чыгарылган, 22 млн тоннадан артык нефть чималы эшкәртелгән (шул исәптән ТАНЕКО, ТАИФ-НК). Моннан тыш, Татарстан 2022 ел нәтиҗәләре буенча илдә сәнәгый җитештерү күләме буенча 4 нче урында тора (ИПП – 106,6%, 4,6 трлн сумлык продукция төяп җибәрелгән) һәм ТТП күләме буенча субъектлар арасында 6 нчы урын (2020 ел нәтиҗәләре буенча 3,8 трлн сум.)

«Һичшиксез, республика предприятиеләренең агымдагы һәм инвестицион проектларын гамәлгә ашыру әйләнә-тирәлеккә техноген йогынты ясауның югары дәрәҗәсенә ия. Безнең бурыч – сәнәгать үсеше һәм яшәү өчен уңайлы мохитне саклау арасында нисбәт булдыру. Бу максаттан Татарстанда илкүләм проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла, шул исәптән «Экология» проекты - узган ел аны үтәүгә 6,8 млрд сум бүлеп бирелгән иде».

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бу мәсьәләләрдә федераль үзәк ярдәме зур. «Бу безгә хәлне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк», - диде ул.

«Атмосфера һавасының пычрану дәрәҗәсен киметү өчен Татарстанда газ-мотор ягулыгы базарын үстерү буенча актив эш алып барыла. Дәүләт ярдәме чаралары ярдәмендә без аны актив кулланабыз, - диде Рөстәм Миңнеханов. - 10 ел эчендә газ-мотор техникасы паркы 14 тапкырга артты һәм 13 мең берәмлектән артып китте. Ел саен газ куллану  5 млн куб. метрдан артып китә.

Моннан тыш, бүген төбәктә электрозаряд инфраструктурасы челтәрен булдыру проектлары тормышка ашырыла. Россия Энергетика министрлыгы ярдәме белән узган елда Татарстанда машиналарны кору станцияләре саны 3 тапкырга арткан һәм 158 берәмлеккә җиткән. «Бу әле башлангыч кына, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу юнәлеш үсеш алачак һәм без инфраструктураны тәэмин итәргә тиеш».

Шул ук вакытта, бүгенге көндә хәл итүне таләп итә торган берничә актуаль мәсьәлә бар. Бу шул исәптән халыкны эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү, шулай ук сәнәгать һәм каты көнкүреш калдыкларын утильләштерү, элек пычранган җирләрне рекультивацияләү, дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«8 ел эчендә федераль ярдәм нәтиҗәсендә Татарстанда әйләнә-тирә мохиткә җыелган зыянның алты объекты бетерелде инде. Быел Казанда Самосырово полигонын рекультивацияләү төгәлләнәчәк», - дип искәртте ул.

Шуның белән бергә республикада Әйләнә-тирә мохиткә җыелган зыян объектларының дәүләт реестрына кертелгән объектлар бар. Аларның икесе буенча тулы документлар пакеты әзерләнгән. Әлеге объектларны рекультивацияләү 11 меңнән артык кешенең тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм гомуми мәйданы 2 гектардан артык булган җирләрне торгызырга мөмкинлек бирәчәк.

«Инвентаризация нәтиҗәләре буенча Татарстанда барлыгы 21 тискәре йогынты ясаучы объект ачыкланган. Шуларның 4се узган ел Росприроднадзор тикшерүен һәм бәясен алды. Быел бәяләүгә тагын берничә объект планлаштырылган», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Әлеге чараларны «Экология» илкүләм проектының «Генераль җыештыру» федераль проектына кертү буенча инициативаларыбызны хуплавыгызны сорыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов, Светлана Радионовага мөрәҗәгать итеп.

Тулаем Рөстәм Миңнеханов Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионовка һәм аның бөтен командасына, шулай ук республиканың экологик контроль һәм күзәтчелек органнары һәм Идел-Кама идарәсе хезмәткәрләренә нәтиҗәле уртак эшләре өчен рәхмәт белдерде.

Соңыннан ведомствоның алдынгы хезмәткәрләренә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре, шулай ук Россия Табигать күзәтчелегенең ведомство бүләкләре тапшырылды


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.