Рөстәм Миңнеханов Казанда Шаляпин һәм Горький хөрмәтенә мемориаль композиция ачты

05.06.2023

Бүген Казанда опера җырчысы Федор Шаляпинга һәм язучы Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Якташыбыз, бөек артист Федор Шаляпинның 150 еллыгы елында һәм рус теле көне алдыннан без монда, рус мәдәниятенең ике күренекле шәхесенең дуслык бердәмлеге символына әверелгән музей янында җыелдык", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Горький һәм Шаляпинның бер-берсен абыйлар дип атауларын, аларны сәнгатькә, Ватанга һәм аның талантлы халкына мәхәббәт берләштергәнен билгеләп үтте. "Казан алар өчен рухи үсеш һәм формалашу шәһәре булган. Бүген бу ике талантлы кеше үзләре яраткан һәм аларны яраткан шәһәрләре фонында янә бергә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе искәрткәнчә, быел иң лаеклы яшь башкаручылар һәм музыкантлар өчен Федор Иванович Шаляпин исемендәге республика премиясе булдырылачак.

Мемориаль композиция А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее бинасы фасадына урнаштырылган. Яшь Максим Горький бюсты, скульптор Иван Новоселов тарафыннан ясалган, 1967 елда биредә урнаштырылган. Бүген аны Федор Шаляпин бюсты, шулай ук скульптор Зөлфия Мөхәммәдьҗанованың «XIX һәм XX гасырлар чигендәге Казан күренешләре» коелган панносы тулыландырды.

Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә опера җырчысы Федор Шаляпинның 150 еллыгы һәм рус язучысы Максим Горькийның 155 еллыгы билгеләп үтелә.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" материаллары кулланылды.