Предприятиеләр һәм сәнәгатьчеләр ассоциациясе республиканың икътисадый үсешендә мөһим роль уйный. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясенең гомуми хисап-сайлау җыелышында хәбәр итте. Чара Казан вертолетлар заводы территориясендә узды.
Ассоциация составында республиканың 100дән артык әйдәп баручы компаниясе бар. Берләшмәләр һәм холдинглар составына керүче предприятиеләрне исәпкә алганда, Ассоциация 250гә якын предприятие һәм оешманы берләштерә. Алар республика сәнәгать продукциясе күләменең 70%ын җитештерә.
Очрашуда өч еллык эшкә йомгак ясадылар, сәнәгать сәясәте, икътисад үсеше һәм технологик модернизациянең төп мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Ассоциация президенты Александр Лаврентьев билгеләп үткәнчә, моңарчы күрелмәгән санкцияләр һәм логистик чикләүләргә бәйле барлык катлаулылыкларга карамастан, күпчелек сәнәгать компанияләре 2022 елны уңышлы тәмамлаган. Моңа республика һәм федераль хөкүмәт ягыннан зур ярдәм чаралары булышкан. Хезмәт хакы үсеше, хезмәт базарының тотрыклылыгы тәэмин ителгән. 4,6 трлн сумлык продукция җитештерелгән һәм төяп озатылган. Сәнәгать җитештерүе индексы 106,6% тәшкил итә. Төп капиталга инвестицияләр 10%ка арткан һәм 880 млрд сумнан артып киткән.
Ассоциация республика оператив штабы, ТР Икътисад министрлыгының эшче төркеме, РФ Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитеты һәм РФ Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән актив хезмәттәшлек итә. Узган елның беренче яртысында гына Ассоциация ашыгыч проблемалар һәм аларны хәл итү вариантлары буенча 100дән артык тәкъдим әзерләгән. Алар барысы да тиешле хакимият органнарына җиткерелгән.
Ростех дәүләт корпорациясенең «Россия вертолетлары» холдингының Казан вертолетлар заводының агымдагы эше турында предприятие генераль директоры Владимир Гинсбург хәбәр итте. Үз чыгышында ул кадрлар белән эшләүгә игътибар бирде. Бүген КВЗда 5,5 меңгә якын кеше эшли. 2022-2023 елларда 500дән артык яңа хезмәткәр кабул ителгән. Предприятие югары квалификацияле эшчеләрне җәлеп итү белән кызыксына.
"Яңа хезмәткәр остаз җитәкчелегендә эшче һөнәрен үзләштергәндә өйрәнчеклек практикасы да актив үсеш ала. Укучыларның хезмәт хакы арттырыла, тәрбияләнүчеләргә беркетелгән мотивация бригадаларын бүләкләүләр арта. Моннан тыш, өстәмә стимуллаштыру чараларын гамәлгә ашыру төп җитештерү цехларын тәүлек әйләнәсе эшләү режимына күчерергә мөмкинлек бирде. Төп җитештерү эшчеләренең уртача хезмәт хакы 2023 елның 5 ае йомгаклары буенча аена 86 меңгә кадәр арткан, бу 2022 ел башындагы күрсәткечләр белән чагыштырганда 40%ка күбрәк», - дип хәбәр итте Владимир Гинсбург.
Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика җитәкчелеге һәрвакыт предприятиеләр белән диалогка ачык һәм кирәкле ярдәм күрсәтергә әзер. "Икътисадны үстерүнең төп мәсьәләләре буенчаАссоциациянең һәрвакыт үз тәкъдимнәре булуы мөһим. Без аларны игътибарсыз калдырмыйбыз, мәсьәләләрне федераль дәрәҗәгә җиткерәбез», - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге катлаулы шартларда Татарстан сәнәгате үсешен дәвам итә. 5 ай эчендә сәнәгать 2% үсеш белән эшләгән. Республика Рәисе уңай нәтиҗәләргә предприятие җитәкчеләре һәм меңләгән хезмәт коллективлары ярдәмендә ирешелүен билгеләп үтте.
"Сез кыска вакыт эчендә яңа логистик маршрутларны җайга салырга, кооперациянең яңа юнәлешләрен формалаштырырга һәм инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә өлгердегез, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов киңәшмәдә катнашучыларга. - Сәнәгать флагманнарыннан тыш, яңа проектларны кече һәм урта компанияләр эшләтеп җибәрүен дәвам итүе дә сөенечле күренеш».
Татарстан Рәисе махсус хәрби операция үткәрүгә бәйле рәвештә ил Президенты тарафыннан ОСК алдына кыска вакыт эчендә гаскәрләргә заманча корал һәм техника китерүне арттыру бурычы куелуын аерым ассызыклады. "Бу мәсьәләләр аерым контрольдә булырга тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул шулай ук үз кысаларында гуманитар ярдәм күрсәтүче, хәрбиләргә һәм иреклеләргә ярдәм итүче, мәҗбүри күченүчеләргә ярдәм итүче предприятиеләргә һәм иҗтимагый оешмаларга рәхмәт белдерде. Бу вакыт эчендә 4 мең тоннадан артык гуманитар йөк формалаштырылган һәм җибәрелгән. "Бүген безнең төп бурычыбыз – сугышчыларыбызның гаиләләрен кайгырту. Һәр җитәкчедән сезнең предприятиедән чакырылган хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә игътибар итүен һәм ярдәм итүен сорыйм», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.
Ул шулай ук кадрлар әзерләү эшенә актив катнашкан, белем бирү проектларына җәлеп ителгән предприятиеләрне билгеләп үтте. Алар арасында "КАМАЗ», «Аммоний», "Позис", М. Горький исемендәге Зеленодольск заводы һәм башкалар.
"Бүген яңгыраган барлык мәсьәләләрне җентекләп карап чыгып, эшкә алырбыз дип ышандырам. Бу импортны алмаштыру, федераль һәм республика ярдәм чаралары, дәүләт оборона заказын үтәү, кадрлар белән тәэмин итү, югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итү һ.б. Без киләчәктә дә Ассоциация белән Татарстан үсеше файдасына нәтиҗәле хезмәттәшлекне дәвам итәчәкбез», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.
Ассоциация уставына ярашлы рәвештә, җыелышта алдагы өч елга җитәкче органнар сайланды. Ассоциация президенты итеп Александр Лаврентьев, ә Ассоциациянең генераль директоры итеп Алексей Пахомов яңадан сайланды.
Ахырда Республика Рәисе Ассоциация вәкилләренә Татарстанның берничә дәүләт бүләген тапшырды.