Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың иҗади интеллигенциясе һәм рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашты. Очрашу А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музеенда узды.
Республика Рәисе очрашуда катнашучыларга башкарылган эшләре һәм гамәлгә ашырыла торган проектлары өчен рәхмәт белдерде. "Көчле актив ярдәмендә барлык билгеләнгән бурычлар тормышка ашырыла. Без узган елгы очрашу нәтиҗәләре турында беләбез, күп эш башкарылды. "Каравон" бәйрәме турында бик уңай фикерләр бар", – диде Рөстәм Миңнеханов.
Чараның модераторы - ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе рәисе Ирина Александровская. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан Рәисенең иҗади интеллигенция белән очрашулары яхшы традициягә әверелде. "Сезнең игътибар шәһәребезгә, республикабызга, муниципалитетларыбызга үсеш алырга мөмкинлек бирә. Бүген күп проектлар тормышка ашырылды һәм үсеш стадиясендә», – дип белдерде ул.
Ирина Александровская искә төшергәнчә, Рус милли-мәдәни берләшмәсе нәкъ 10 ел элек оештырылган. "Сезнең ярдәмегез белән Татарстанда бик мөһим вакыйгалар узды. Бу изге Петр һәм Феврония һәйкәлен ачу. Дүрт ел элек Пушкин исемендәге мәдәни үзәк үз ишекләрен ачты. Сезнең кушуыгыз буенча Рус милли-мәдәни берләшмәсенең ресурс үзәге булдырылды", - диде ул.
Моннан тыш, аның сүзләренчә, республика җитәкчелеге күренекле шәхесләргә мемориаль такталар ачуны һәм «Татарстан музейларында рус коллекцияләре» дигән биш томлык китапны булдыруны хуплады.
Очрашуда иҗади интеллигенция вәкилләре Рөстәм Миңнехановка проектлары турында сөйләделәр, үз үтенечләрен һәм тәкъдимнәрен җиткерделәр. Аерым алганда, сүз Чистай музейлары хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү, халык җырлары, биюләр, уеннар, бәйрәмнәр, йолалар буенча материалларны системалаштыру, Казанның рус фольклоры үзәге өчен аерым бина бүлеп бирү, шагыйрь Евгений Боратынскийның музей-усадьбасында шундый очрашу үткәрү турында барды.
Татарстан Рәисе барлык сораулар да контрольгә алыначак, дип ышандырды. "Биш томлык өчен рәхмәт әйтәсем килә. Бу - яхшы бүләк. Без, милли республика буларак, шундый кызыклы әйберләр бүләк итәчәкбез. Бу эшне дәвам итәргә кирәк. Квалификация күтәрүгә килгәндә, бу бик мөһим. Рус фольклоры үзәге өчен бина турында шәһәргә мөрәҗәгать итәрбез", - дип билгеләп үтте ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 225 ел тулуга багышланган барлык чараларны оештырырга һәм югары дәрәҗәдә уздырырга кушты. Юбилей датасы 2024 елда билгеләп үтеләчәк.