Рөстәм Миңнеханов Кытай милли химия-инжиниринг төркеме җитәкчелеге белән очрашты

14.06.2023

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Кытай милли химия-инжиниринг төркеме (CNCEC) идарәсе рәисе Дай Хаген белән очрашуында үзара файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтү турында сүз барды.
Очрашу Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында узды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, CNCEC компаниясе белән мөнәсәбәтләрнең яхшы тарихы бар. Мисал итеп ул Менделеевскта (Аммоний) проект өстендә уртак эшнекитерде.
Гомумән алганда, Кытай - илебезнең стратегик партнеры, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов һәм күптән түгел үзенең Шанхайга, шулай ук Кытайның кайбер провинцияләренә баруын искәртте.
Татарстан Рәисе хәбәр итүенчә, төбәкнең Кытай провинцияләре белән 7 килешүе төзелгән, Казанда Кытай Халык Республикасы Консуллыгы эшли.
Кытай белән товар әйләнеше турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә: 2022 елда ул 58%ка арткан. Быелның беренче кварталында товар әйләнеше дә шактый үсеш күрсәтә.
Бүген безнең мөнәсәбәтләрдә яңа этәргеч кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, яңа уртак проектларны гамәлгә ашырырга кирәк.
Үз чиратында, Дай Хаген әфәнде Рөстәм Миңнеханов белән өч ел элек, шулай ук Петербург форумы кырларында очрашканын искә төшерде. Безнең хезмәттәшлекнең нигезе - үзара ышаныч һәм үзара аңлашу, диде ул.
Дай Хаген шулай ук Кытай партнерларының хезмәттәшлек күләмнәрен киңәйтүдә кызыксынуларын белдерде. Ул искәрткәнчә, бүген " Алабуга" МИЗ белән хезмәттәшлек буенча эш бара.
Перспективалы проектларның берсе - ашламалар җитештерү.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.