Татарстан халкы төзекләндерергә теләгән мәйданчык – ишегалларын һәм җәмәгать киңлекләрен сайлады. Онлайн-тавыш бирү барышында 400 меңгә якын кеше үз теләкләрен белдерде. Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган брифингта киләсе елга нинди объектлар исемлеккә кертелүе һәм быел программа ничек үтәлүе турында сөйләделәр.
Территорияләрне яңарту программасы Татарстанда 2015 елда башланган иде. Төп шарт - республика халкының төзекләндерү урыннарын үзләре сайлавы. Ул вакытта паркларда һәм скверларда татарстанлылар җәмәгать фикер алышуларында катнаштылар. 2018 елдан хәрәкәт федераль масштаб алды һәм «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» илкүләм проектының бер өлеше булып тора. Хәзер мондый проектлар өчен Россиянең барлык халкы тавыш бирә.
Хәзер Татарстан халкы узган елда сайлаган объектлар буенча эшләр бара. 60 җәмәгать киңлеге төзекләндерелә, моның өчен бюджеттан 2,3 млрд сум акча юнәлтелгән. 2015 елдан 2022 елга кадәр республикада барлыгы 367 җәмәгать киңлеге яңа кыяфәт алды. Инвестицияләрнең гомуми суммасы 19 млрд сумга якын тәшкил итә. Җәмәгать территорияләре шулай ук 2018 елдан бирле үткәрелә торган кече шәһәрләр конкурсы кысаларында төзекләндерелә.
"Бу вакытка тупланган тәҗрибә республикага җиңүче проектлар саны буенча алдынгы төбәкләрнең берсе булырга мөмкинлек бирде. Биш ел эчендә 2,7 млрд сумлык федераль бюджеттан - Татарстанның 40 проекты, шул исәптән 2023 елда 700 млн сумга якын 8 объект грантлар алды", – дип ассызыклады ТР төзелеш архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин.
Татарстанлылар җәмәгать киңлекләрен генә түгел, ә йорт яны территорияләрен дә сайладылар, аларны, кешеләр фикеренчә, өстенлекле тәртиптә төзекләндерергә кирәк. Татарстанның барлык муниципалитетларында 267 җәмәгать территориясе, шулай ук 2,1 мең йорт онлайн-тавыш бирүгә эләкте. Марат Айзатуллин республикада «Безнең ишегалды» программасы 2020 елда Татарстан Рәисенең инициативасы белән башлануын искәртте. Өч ел эчендә 3,4 меңгә якын йорт яны территориясе ремонтланган, аларның гомуми суммасы 25 млрд сумга якын. Быел 9 млрд сумлык тагын 1 меңгә якын ишегалды төзекләндереләчәк.
"Уңайлы мохит - парк, яр буйлары, сквер яки ишегалды тормыш сыйфатына тәэсир итә, шуңа күрә халык традицион рәвештә тавыш бирүдә катнаша. Алар елдан-ел күбрәк катншаша. Әйтик, 2021 елда 171 меңгә якын кеше тавыш бирде, 2022 елда – 207 мең татарстанлы, ә 2023 елда – 363 мең кеше», – дип белдерде Марат Айзатуллин.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Сәлахетдинов Татарстан башкаласында булачак эшләр турында җентекләбрәк сөйләде. Мәсәлән, быел төзекләндерү өчен Чайковое күле сайланган. Казан вәкиле сүзләренчә, территорияне төзекләндерү» Чуйков урамыннан Лаврентьевка кадәр кварталның йөрү мөмкинлеген арттырачак".
Базар мәйданын Лаврентьевка үзгәртү планлаштырыла. Сәлахетдинов базарның бер өлеше юкка чыгарылачагын сөйләде. "Анда күлгә юл булачак. Хәзер базар кешеләрнең йөрешенә комачаулый. Бу проект киләсе елдан эшләнә башланачак", - дип төгәлләде ул.
Мэрия хезмәткәре шулай ук Казанда 60 ишегалды территориясен төзекләндерү турында сөйләде. Авиатөзелеш һәм Яңа Савиново районнарында, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнарында - 17 ишегалды, Совет районында да - 17 ишегалды, ә Киров һәм Мәскәү районнарында 16 йорт яны территориясе алга чыкты.
Якын киләчәктә Зеленодольскта «Яшь корабел» скверы барлыкка киләчәк. Мәйдан Мирный микрорайоны үзәгендә урнашкан һәм Березовая роща паркын Алтынов паркы белән тоташтыра. Нәкъ менә төзекләндерүнең икенче чираты тавыш бирүдә җиңүче булды, дип сөйләде Зеленодолск районы башлыгы Михаил Афанасьев. "Зеленодольскны халыкта корабельләр шәһәре дип атыйлар. Биредә илебезнең иң эре суднолар төзү предприятиеләренең берсе – Горький исемендәге завод уңышлы эшли. Ә тиздән Зеленодольскта "Яшь корабел" скверы барлыкка киләчәк", - дип белдерде ул.
Моннан тыш, Васильево бистәсендәге Карасиха күле ярындагы «Леском» паркында суднолар өчен пирс урнаштырачаклар һәм йөреш зонасы ясаячаклар.
Чаллыда «Прибрежный» паркы һәм Табеев исемендәге яр буйлары җиңүче булды, дип сөйләде «Татарстан Республикасы шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина. Чистайда Кама елгасы яр буйларын төзекләндерәчәкләр. Бу объект өчен 5 меңнән артык татарстанлы тавыш бирде. Тагын бер су объекты - Әлмәт сусаклагычы һәм Әлмәт шәһәр күлен төзекләндерү тора. Түбән Камада ике җәяүлеләр променадын төзекләндерү планлаштырыла: 27 нче микрорайонда Нефтехимиклар паркыннан Чулман урамына кадәр, шулай ук Менделеев урамында. Моннан тыш, шәһәрдә Тукай урамындагы сквер яңартылачак.
Наилә Зиннәтуллина, конкурста җиңгән барлык җәмәгать киңлекләре белән сайтта җентекләбрәк танышырга мөмкин, дип өстәде.