Рөстәм Миңнеханов: Машина төзелеше комплексы - безнең икътисадның 24%ы

23.09.2023

Машина төзелеше комплексы Татарстан Республикасы икътисадының мөһим өлеше булып тора. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган традицион киңәшмәдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.

Иртәгә, 24 сентябрьдә, Россиядә Машина төзүчеләр көне билгеләп үтелә. Рөстәм Миңнеханов тармак хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

"Машина төзелеше комплексы - икътисадыбызның 24 проценты, 3900 предприятие. Тармакта 124 мең кеше эшли. Берничә предприятие дәүләт оборона заказын үтәүдә, гаскәрләргә заманча корал һәм техника китерүдә катнаша. Без барлык машина төзүчеләрне чын күңелдән котлыйбыз», - дип ассызыклады республика Рәисе. Ул билгеләп үткәнчә, төп бәйрәм чаралары киләсе ял көннәрендә Чаллыда узачак.

Шулай ук киләсе атнада 26-27 сентябрьдә мөселман дөньясы Мөхәммәд пәйгамбәрнең туган көнен - Мәүлид ән - Нәби билгеләп үтә. Традиция буенча республикада төп бәйрәм гыйбадәтләре 26 сентябрьдә - Галиев мәчетендә, 27 сентябрьдә Болгардагы Ак мәчеттә узачак. "Зур бәйрәм. Республика мөселманнарын чын күңелдән котлыйм», - диде Рөстәм Миңнеханов.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.