Kazan Digital Week цифрлы үсеш өлкәсендә нәтиҗәле һәм кирәкле мәйданчык булды. Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган шимбә киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.
Kazan Digital Week бу атнада РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев катнашында узды. Форум эшендә 48 илдән 23 мең кеше катнашты. Спикерлар сыйфатында 900 дән артык кеше теркәлгән. 107 секция һәм мастер-класслар үткәрелде, 34 түгәрәк өстәл оештырылды, хезмәттәшлек турында 37 килешү имзаланды. Цифрлы технологияләр өлкәсендә V тармак чемпионатында Digital Stills-2023 13 илдән 650 конкурсант һәм эксперт катнашты.
Рөстәм Миңнеханов ТР Цифрлы үсеш министрлыгына форум нәтиҗәләрен һәм аның мәйданчыкларында тәкъдим ителгән республикада куллану һәм киләсе елда форумны әзерләгәндә исәп-хисап өчен алдынгы практиканы гомумиләштерергә кушты.