Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Татарстан хезмәт ияләрен Һөнәр берлекләре көне белән котлады

24.09.2023

Кадерле татарстанлылар! Республикабызның меңләгән хезмәт ияләрен һәм профессионаллар армиясен Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре көне белән котлыйм.

Татарстан Республикасында һөнәр берлекләре гасырдан артык үсеш тарихына ия һәм бүген илдә социаль-икътисадый һәм хезмәт хокукларын һәм хезмәт ияләренең мәнфәгатьләрен яклаучы иң массакүләм иҗтимагый оешмаларның берсе булып кала.

Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре федерациясенә берләшкән тармак, беренчел һөнәр берлеге оешмалары теләктәшлек чаралары ярдәмендә үз тармакларында, хезмәт коллективларында социаль-икътисадый мәсьәләләрне нәтиҗәле хәл итә.

Бүгенге көндә безнең уртак бурычларыбыз - кешенең сәләтләрен һәм хезмәт потенциалын ачу, аның тормышы өчен уңайлы мохит формалаштыру һәм гомумән халыкның тормыш сыйфатын яхшырту өчен мөмкинлекләр булдыру.

Бу мәсьәләләрне хәл итү республикада килешү нигезендә өч якның – дәүләтнең, эшкуарларның һәм һөнәр берлекләренең конструктив диалогы режимында башкарыла.

Бу аралашу нәтиҗәсендә хәзерге катлаулы шартларда безнең икътисадны үстерү, барлык тышкы чакыруларга лаеклы җавап бирү, өстәмә югары җитештерүчән эш урыннары булдыру мөмкин.

Татарстан һөнәр берлеге хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да республика файдасына нәтиҗәле эшчәнлек, бәхет, нык сәламәтлек, оптимизм һәм гаилә иминлеге телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.