Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин машина төзелеше комплексы хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

24.09.2023

Хөрмәтле Татарстан Республикасы машина төзелеше комплексы хезмәткәрләре! Кадерле тармак ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлаулар кабул итегез. Татарстан машина төзелешендә гаять зур һөнәри һәм интеллектуаль потенциал тупланган. Конструкторлык бюроларында һәм машина төзелеше предприятиеләрендә талантлы һәм җаваплы белгечләр эшли, аларның эш нәтиҗәсенә күп яктан икътисадның барлык тармакларының эшләве һәм оборона-сәнәгать комплексының ышанычлылыгы бәйле.

Яшь буынга белемнәрен һәм кыйммәтле тәҗрибәләрен саклык белән тапшыручы ветераннарга аерым рәхмәт сүзләре.

Автомобиль төзелешен, суднолар төзүне, авиация тармагын, кабель һәм электротехника сәнәгатен, газ һәм нефть тармаклары өчен җайланмалар җитештерүне камилләштерү республикага ышанычлы рәвештә алга барырга, зур стратегик бурычларны хәл итәргә, икътисадны үстерергә мөмкинлек бирә. Күп кенә предприятиеләрдә югары технологияләр актив кертелә, Татарстан Республикасының индустриаль үсешен тәэмин итеп, цифрлы трансформация кораллары кулланыла.

Барлык эшчеләргә, инженерларга һәм машина төзелеше предприятиеләре хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, җитештерүдә уңышлар, тынычлык, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч телим.

Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.