Рөстәм Миңнеханов Лаос халык-революцион партиясе Үзәк Комитетының халыкара бүлеге мөдире Тхонгсаван Фомвихан әфәнде белән очрашты

22.09.2023

Бүген төштән соң  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Лаос халык-революцион партиясе Үзәк Комитетының халыкара бүлеге мөдире Тхонгсаван Фомвихан әфәнде белән очрашты.

Очрашу Казан Кремлендә узды. Хезмәттәшлекне үстерү һәм элемтәләрне ныгыту мәсьәләләре тикшерелде.

Рөстәм Миңнеханов, аерым алганда, бүгенге көндә товар әйләнеше аз булуын һәм эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерү өчен мөмкинлекләр барлыгын билгеләп үтте. Ул быелгы визит үзара сәүдә үсешенә яхшы этәргеч бирәчәгенә ышаныч белдерде.

Очрашу барышында Лаос Россиянең Көньяк – Көнчыгыш Азиядә күптәнге һәм ышанычлы партнеры дип билгеләп үтелде. Аерым алганда, узган атнада Владивостокта узган Көнчыгыш икътисадый форум кысаларында Россия Президенты Владимир Путин Лаос Вице-президенты Пани Ятхоту ханым белән очрашты. Гомумән алганда, Россия һәм Лаос мөнәсәбәтләре икътисадый, гуманитар, парламентара юнәлешләрдә үсеш ала.

Татарстан Россия-Лаос мөнәсәбәтләре кысаларында Сезнең ил белән хезмәттәшлеккә зур әһәмият бирә, диде Рөстәм Миңнеханов, Тхонгсаван Фомвихан әфәндегә мөрәҗәгать итеп.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Көньяк Һәм Көньяк-Көнчыгыш Азия төбәге базарларында Татарстаннан югары технологияле продукциясе – автомобильләр, вертолет төзелеше продукциясе һәм башка техника яхшы билгеле.

Татарстан - Россиянең алдынгы һәм сәнәгый үсеш алган төбәкләренең берсе, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Ул искәрткәнчә, республикада нефть чыгару, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү үсеш алган, автомобильләр, самолетлар, вертолетлар, суднолар, машина төзелеше продукциясе җитештерелә.

Фән, мәгариф, мәдәният, спорт, туризм өлкәсендә гуманитар элемтәләрне үстерү мөһим, диде Рөстәм Миңнеханов, шулай ук Татарстан югары уку йортларында Лаос студентларын арттыру мөмкинлеген карарга тәкъдим итте.

"Татарстан белән Лаос мөнәсәбәтләрен үстерүгә бик уңай карашыгыз өчен рәхмәт. Безнең илләр бик ышанычлы мөнәсәбәтләрдә һәм төбәкләр дәрәҗәсендә дә шулай булыр дип өметләнәм", - дип билгеләп үтте Фомвихан әфәнде.

Тхонгсаван Фомвихан хәбәр иткәнчә, сәфәре кысаларында ул республиканың икътисадый потенциалы белән таныша алган.

Яклар үзара хезмәттәшлекнең файдалы юнәлешләрен анализларга килештеләр.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.