Татарстанда ааыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренә минераль ашламалар сатып алу буенча бюджет ярдәме сакланачак. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киң вәкиллекле утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Утырыш «Казан-Экспо» ХКҮдә узды һәм 2023 елда агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды.
"Татарстан бюджетыннан субсидия ярдәмендә чәчүлекләрнең гектарына 80 килограммнан артык ашлама кертелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Быел ярдәм сакланачак. Бурыч - узган елгы дәрәҗәдән түбән булмаган ашлама кертүне тәэмин итү»
Рөстәм Миңнеханов шулай ук билгеләп үткәнчә, «без ел саен диярлек дым җитмәвен күзәтәбез». Безгә бу энәлешне үзгәртеп корырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов, экспертлар комплекслы сыек ашламаларның югары нәтиҗәлелеге турында сөйлиләр, аларны куллану өлешен арттыру буенча эш алып барырга кирәк.
Республикада сыек ашламалар җитештерү, саклау һәм кертү өчен техника һәм җайланмалар сатып алуның 50%ын субсидияләү турында карар кабул ителгән.
"Табигый катаклизмнардан саклану өчен чәчүлекләрне иминиятләштерү мөһим, - диде Рөстәм Миңнеханов. "Безнең башка яклаучыбыз юк". Ул ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына, иминият компанияләре белән берлектә, иминләштерү мәсьәләсе һәм килеп туган проблемаларны вакытында хәл итү буенча хуҗалыклар белән даими хезмәттәшлекне тәэмин итәргә кушты.
"Без күрәбез, корылык мелиорациягә бик җитди игътибар таләп итә. Гидротехник корылмалар бар, алар бөтенләй эшкә җигелмәгән! Без ремонтлаган сулыклар бар һәм мелиорация мәсьәләләрен хәл итәргә мөмкин бит. Без бу эшкә әзер", - диде ул, Марат Җәббаровка мөрәҗәгать итеп, Татарстан Рәисе: "Әйдәгез активлашыйк. Чистайда мелиорация буенча яхшы проект бар. Хәзерге шартларда бу нәтиҗәле."
Яңа сортлар булдыру турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов хәбәр иткәнчә, бүген күргәзмәдә ул эшкәртелгән үсемлек сортларын караган. "Әмма шул ук вакытта аларның нәтиҗәлелеге югары түгел. Фәнни үзәкләр башкарылган эшнең нәтиҗәлелеген арттырырга тиеш дип саныйм", - диде ул.
Татарстан Рәисе шулай ук агросәнәгать комплексын үстерү стратегиясе турында да сөйләде.
"Бүген 2030 елга кадәр Татарстан агросәнәгать комплексын үстерү стратегиясен булдыру кирәклеге турында мөһим мәсьәлә күтәрелде. Мөһим һәм кирәкле документ! Яхшы аналитика – без кайда һәм кая барырга. Мин стратегияне хуплыйм!" - диде ул.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республиканың үз продукциясен эшкәртү мәсьәләсенә дә игътибар итте. Ул билгеләп үткәнчә, республикада бу юнәлеш актив үсеш ала. "Әмма бүген без Татарстан сөтенең 90%ын эшкәртәбез икән, әлегә игенчелек продукциясе аз эшкәртелә», - дип төгәлләде ул.
"Ветеринария куркынычсызлыгы турында әйтми кала алмыйм, - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов. - Хәл Лениногорск районында булды, аннары Әтнә районында, Яңа Чишмә районында шундый хәлләр килеп чыкты – бу безнең өчен сигнал. Бездә ветеринария хезмәтләре бар - бу аларның бурычы. Без - эре терлекчелек төбәге. Һәм шуңа күрә барысы да контрольдә булырга тиеш, барлык кирәкле чаралар булырга тиеш - башка юл юк. Без бик күп хайваннар кертәбез читтән."
ТР Рәисе игътибарын җәлеп иткән мөһим мәсьәлә - эре терлекчелек комплекслары һәм кош фабрикалары янындагы экологиянең торышы. "Без гражданнарыбызның бу темага борчылуларын күрәбез", - диде ул һәм Экология министрлыгына, Роспотребнадзор һәм Россельхознадзорның Татарстан идарәләре белән берлектә, гражданнарның шикаятьләренә оператив рәвештә җавап бирергә һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итү өчен чаралар күрергә кушты.
"Игътибар итегез. Бу мизгелләрне хәл итми ярамый», - диде Рөстәм Миңнеханов.
Сатып алу бәяләре турында сөйләгәндә, ТР Рәисе авыл хуҗалыгы продукциясен, беренче чиратта, сөт сатып алу базарын монополизацияләүгә юл куймау мөһим, дип ассызыклады. "Күршеләрнең нинди бәяләре, безнең нинди бәяләребез барлыгын күзәтергә кирәк. Әгәр бәя параметрын контрольдә тотмасак – шәхси хуҗалыкларда терлекчелек булмаячак", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Рәисе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә республика шәһәрләрендә ярминкәләр оештырганнары, шәһәр халкын сыйфатлы табигый продукция белән тиешле бәяләр буенча тәэмин иткәннәре өчен рәхмәт белдерде. "Узган ел ярминкәләр 23 тапкыр оештырылды. Бу - зур хезмәт, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Күп кеше катнаша, техника күп. Мондый проект - ярминкә өчен авыл халкына рәхмәт әйтәсем килә. Без бу эшне дәвам итәчәкбез".