«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан 1,7 млрд сумнан артык акча алган

30.01.2024

2025 елга кадәр үзләштерелергә тиешле «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен Татарстан 1,7 млрд сумнан артык акча алган. Бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта туризмны үстерү планнары турында сөйләделәр.

ТР Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, 2022 елда - 1,7 млрд сум 530 млн, 2023 елда 817 млн үзләштерелгән, ә 2024 елга 419 млн сум планлаштырылган. "Туризм һәм кунакчыллык индустриясе" илкүләм проекты Россия Федерациясендә Президент Владимир Владимирович Путин инициативасы белән барлыкка килде. Илгә мондый проект булдырырга кирәкме-юкмы икәнлеге турында бик күп бәхәсләр барды. Ләкин Президент карары берсүзсез кабул ителде, - дип билгеләп үтте Сергей Иванов.

Республикада туризмны үстерү буенча планнар күп булды, шуңа күрә Татарстан шунда ук илкүләм проектны гамәлгә ашыруга кушылды. Мәсәлән, әлеге программа кысаларында республикада Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан чартер рейслары эшли башлаган. Ике ел эчендә 46 рейс гамәлгә ашырылган, аларда республикага 8 меңгә якын турист килгән – бу турпакетлар сатып алган кешеләр. С. Иванов сүзләренчә, бу чартерларның һәрберсендә йөкләнеш 90%тан артык.

Глэмпинглар төзүгә аерым игътибар бирелә. Акча 405 номерга исәпләнгән 31 проектка биреләчәк. Моның өчен барлыгы 521 млн сум акча бүлеп бирелгән.

Татарстан сулыклары ярларында 22 пляж булдыру һәм үстерү өчен 173,6 млн сум акча юнәлтелгән. Республика өчен бу ярдәм чарасы - яңа һәм бары тик бер ел гына гамәлдә. Бу вакыт эчендә эшкуарлар кирәкле җайланмалар сатып алганнар, киләсе су коену сезоны алдыннан – май аенда – аларны пляжларда урнаштырачаклар. Сергей Иванов исемлеккә Казандагы гына түгел, республиканың башка районнарындагы сулыклар да керүен ассызыклады.

Тагын бер юнәлеш – шәһәр үзәгенең туристик кодын үстерү. Дәүләттән 378,7 млн сум күләмендә ике проект – Казандагы Иске Татар бистәсе һәм Алабуганың тарихи үзәге ярдәм алган. Моннан тыш, Казан субсидияләү өчен сайлап алынган 30 шәһәр арасында беренче урынны алган.

Алабугада проектны гамәлгә ашыру кысаларында 68 архитектура мирасы объекты архитектур яктырту белән бизәлгән, шул исәптән Спас соборы, Педагогия институты, электәге - Епархия училищесы, Никольский чиркәве һәм башкалар.

"Конкурс программасы нигезендә грантларның откан акчалары туризм маршрутларын төзекләндерүгә юнәлтелгән. Нәтиҗәдә, иң популяр туризм юнәлешләрдә Шишкин буаларына алып баручы ярлар буйлап күзәтү мәйданчыклары төзелгән, ике күзәтү бинокле куелган, Ленин мәйданында сәүдәгәр, уйлап табучы, филантроп һәм Алабуга шәһәре башлыгы Иван Васильевич Шишкин һәйкәле куелган», – дип сөйләде Алабуга мэры Рөстәм Нуриев.

Ул шулай ук киләсе сезонда Алабуга шәһәрчеге янында туризм-мәгълүмат үзәге барлыкка киләчәген, шулай ук катерлар өчен - причал, рестораннар, балалар мәйданчыклары булган пляж зонасын үстерүгә аерым игътибар биреләчәген билгеләп үтте.

Казанда Иске Татар бистәсе территориясен төзекләндерүгә федераль бюджеттан 165,7 млн сум акча бүлеп бирелгән, республика аларга 38,8 млн сум өстәгән. Популярлыгы буенча Казан Кремле һәм Казан Богородица монастыреннан соң өченче урында торган Иске Татар бистәсен яңартырга карар иткәннәр, әмма туристлар анда 20-30 минуттан артык тоткарланмый, дип билгеләп үтте Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова.

Проект авторлары префектура территориясен Таҗи Гыйззәт урамыннан Вахитов мәйданына кадәр татар милли бизәге хәситә рәвешендә тәкъдим иткәннәр, анда бистәнең төп истәлекле урыннары: Мәрҗани мәчете, Тихвин чиркәве, Печән базары һәм башкалар  "кыйммәтле ташлар" булачак. Биҙәлештә кулланыла торганшрифтларны эшләгәндә гарәп графикасы элементлары кулланылган.

100 гектар мәйданны өч кишәрлеккә бүлгәннәр: сәнәгать, мәдәни-эшлекле зоналар һәм Болак аръягы территориясе. Аларның һәрберсенең үз стиле бар.

"Әлбәттә, Иске Татар бистәсен болай үзгәртү – туристлар агымының артуына, кунакханәләр санының артуына, туристлардан керемнәрнең артуына китерәчәк, нәтиҗәдә бу территорияне үстерү буенча алга таба эшнең башлануы», – дип ассызыклады Д. Санникова.

Сергей Иванов тагын бер проект турында сөйләде – Лаеш районында булачак «Казан марина» туризм территориясе. Ул 300 яхтага исәпләнәчәк, биредә судноларга суда һәм коры җирдә хезмәт күрсәтү һәм саклау пунктлары булачак. Шулай ук 1,2 мең номерлы кунакханәләр төзү, 1,9 мең эш урыны булдыру планлаштырыла. Барлык объектларны тулысынча эшләтеп җибәргәндә туристлар агымы 620 мең кеше дип бәяләнә.

Профильле комитет җитәкчесе сүзләренчә, проект буенча ягулык салу станциясе дә каралган, әмма аны гамәлгә ашыру өчен башта кайбер закон үзгәрешләрен кертергә кирәк. ТР Туризм буенча дәүләт комитеты, РФ Икътисадый үсеш министрлыгы белән берлектә, суда ягулык салу станцияләрен төзүне тагын да уңайлырак итәргә омтыла.

Күптән түгел республикада 13 төбәкне берләштерә торган «Зур Идел» туризм схемасын эшләү турында игълан иттеләр. Проектка Марий Эл Республикасы, Татарстан Республикасы, Чуаш Республикасы, Әстерхан, Волгоград, Иваново, Кострома, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Тверь, Ульяновск һәм Ярославль өлкәләре керә. Турсхеманы эшләү 2024 елның февралендә башланачак.

С. Иванов искә төшергәнчә, «Зур Идел» макротерриториясе схемасын эшләү ВЭБ һәм «ПромГород» агентлыгы көче белән илкүләм проект акчаларыннан алып барыла. Бу эш әле яңа гына башланган һәм җитешсезлекләрен хәл итү өчен өстәмә инфраструктура кирәклеген анализлау зарур. Шулай ук якын киләчәктә 2030-2035 елларга туристлар агымының төп үсеш нокталары билгеләнәчәк, номерлар фондын арттыру, туризм сәяхәтләре өчен ярдәм чаралары эшләнәчәк.


"Татар-Информ" МА.