Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының киң вәкиллекле утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Утырыш «Казан-Экспо» ХКҮдә узды һәм 2023 елда агросәнәгать комплексы эшенең нәтиҗәләренә һәм 2024 елга бурычларга багышланды.
Утырыш башланганчы Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм башка рәсми затлар озатуында эре габаритлы техника күргәзмәсен карады, шулай ук үзмәшгульләр, фәнни оешмалар һәм кече хуҗалык рәвешләре продукциясе тәкъдим ителгән экспозиция белән танышты.
Чарада катнашучыларга шулай ук авыл хуҗалыгы тармагының узган елгы эш нәтиҗәләре турында видеофильм күрсәтелде.
Утырышта төп нотык белән Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Татарстан авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе буенча Россия төбәкләре арасында 5 нче урынны алган. Узган 2023 елда республикада ул 289,2 млрд сумга җитештерелгән. "Җитештерү индексы 92,1% тәшкил итә, гәрчә терлекчелек үсеше хисабына тулаем продукция күләмен соңгы елларда уртача күрсәткечләр дәрәҗәсендә саклап калу мөмкин булды. Тулаем алганда, АСК буенча, азык-төлек сәнәгатен дә кертеп, 590 млрд сумга якын продукциябез бар. Тулаем төбәк продуктында безнең өлеш - 6,5%», - дип сөйләде Марат Җәббаров. Ул ассызыклаганча, узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре ныклык сынау узганнар. Моңа явым-төшем аз булу, сәнәгать продукциясенә, төзелеш материалларына бәяләр арту, кредитларның кыйммәтләнүе керә. "Болар барысы да авыл хуҗалыгы продукциясенә бәяләр төшкән бер вакытта", – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.
Шул ук вакытта, министр сүзләренчә, республика үзе җитештергән төп азык-төлек продуктларына халыкның ихтыяҗы тәэмин ителгән.
Узган елда Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләренең салым бурычы 514 млн сум тәшкил иткән, 6,9 млн сумга арткан, дип хәбәр итте Марат Җәббаров. "75%ы - банкрот предприятиеләр. Хәзерге предприятиеләр буенча бурыч 127 млн сумга кимеде", - дип төгәллек кертте ул. Бурычлыларның саны ике тапкыр кимесә дә, бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кирәк, дип саный министр.
Киң вәкиллекле утырышта чыгыш ясаганда, Татарстан Рәисе авыл хезмәтчәннәренә фидакарь хезмәтләре һәм республика уңышларына бәяләп бетергесез өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, корылыкка бәйле гадәттән тыш хәлгә карамастан, төбәктә лаеклы уңыш – 3,6 млн тоннадан артык ашлык җыелган, терлекчелекнең тотрыклы эшләве тәэмин ителгән, кирәкле терлек азыгы әзерләнгән.
"Тармак нәтиҗәләренә Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның, ил Хөкүмәтенең, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгының игътибары һәм вакытында ярдәме белән ирешелде", - диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул авыл халкына ярдәмнәре өчен аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде. Татарстанның барлык районнарыннан авыл хезмәтчәннәре йөзләгән тонна авыл хуҗалыгы продукциясен сугышчыларга һәм яңа төбәкләргә җибәрәләр. Моннан тыш, шефлыктагы шәһәрләрдә яшәүчеләр сыйфатлы продукцияне өзлексез ала алсын өчен «Татпотребсоюз» Лисичанск һәм Рубежноеда үз кибетләрен ачкан.
Республика - терлекчелек төбәге. Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, үткән елны төбәк рекордлы сөт савымы белән тәмамлаган – якынча 2,2 млн. тонна.
Төп казаныш гадәттәгечә сөт күп җитештерүче районнар - Кукмара, Балтач, Саба һәм Әтнә районнары. Яхшы динамика күрсәтүче башка районнар да бар: мәсәлән, Минзәлә. "Дүрт ел эчендә инвесторлар монда сөт җитештерүне сигез тапкыр арттыра алдылар", - дип өстәде ул.
Шул ук вакытта, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәл начарлана гына барган районнар бар. Әйтик, Яңа Чишмә районында сыерлар саны 10 мең баштан артыкка кимегән, Спас районында - баш санының яртысы, Чирмешән районында - 20%, Кама Тамагы районында да көтүләр кимегән.
"Соңгы елларда бу районнарда терлекчелек буенча бер генә инвестиция проекты да тормышка ашырылмаган", - дип белдерде республика җитәкчесе. Ул бу муниципалитет башлыкларына проблеманы хәл итү юлларын әзерләргә кушты. Татарстан Рәисе фикеренчә, әгәр фермалар эшләми икән, инициативалы кешеләрне, шәхси эшкуарларны эзләргә кирәк.
"Терлекчелек юк, димәк эш юк, - дип дәвам итте Татарстан Рәисе. - Эш юк, димәк, кешеләр китә. Шуңа күрә белгечләр кимиячәк, аларны кире кайтару бик авыр булачак. Ферма ябылды икән, аннары мәктәп, кибет ябылачак. Һәм бетте - биш елдан соң авыл бетәчәк.