Татарстан Рәисе «Алабуга" МИЗда магистраль ярымприцепларның яңа җитештерүен ачу тантанасында катнашты

31.01.2024

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» МИЗда «Вагнермайер Руссланд» магистраль ярымприцепларының яңа җитештерүен ачуда катнашты. ТР Рәисен "Алабуга" МИЗ" АҖ генераль директоры Тимур Шаһивәлиев озата йөрде.

Инвестпроект 3 типтагы магистраль ярымприцеплар җитештерүне оештыруны күздә тота: шторалы, бортлы һәм контейнер ташучы. Заводның проект куәте елына 2,1 мең берәмлек тәшкил итә, аннан соң җитештерүне елына 3 меңгә кадәр арттыру планлаштырыла. Җитештерү 7,2 мең кв. метр мәйданлы «Синергия» ИТП бинасында урнаштырылган.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, «Алабуга» МИЗда яңа җитештерүне эшләтеп җибәрү - мөһим вакыйга. Ул билгеләп үткәнчә, йөк ташу базары үсә, шуңа күрә завод продукциясенә безнең илдә ихтыяҗ булачак.

"Безнең республика иң күп трактор җитештерә. Минемчә, алар шунда ук дөнья дәрәҗәсендәге заманча ярымприцеплар белән комплектланачак», - диде ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов инвесторларга рәхмәт белдерде, шулай ук «Алабуга» махсус зонасы тәҗрибәсен билгеләп үтте.

«Вагнермайер Руссланд» ҖЧҖ башкарма директоры Рөстәм Сөбхәнкулов хәбәр иткәнчә, гомуми инвестицияләр 745 млн сум тәшкил итә. Шуларның 500 миллионы җитештерүне җиһазландыруга һәм 245 миллионы әйләнеш капиталына киткән. 9 мең ярымприцеп җиткерү өчен 5 елга контракт төзелгән инде. Чит илләрдән дә заказлар бар - Белоруссия һәм Казахстаннан.

Яңа җитештерүне локальләштерү 75% дәрәҗәсендә планлаштырыла. Предприятиедә 250 яңа югары җитештерүчән эш урыны булдырылачак.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.