Бүген Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә 2023 ел өчен Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре тапшырылды.
Премияләрне, дипломнарны һәм ТР Дәүләт премиясе тамгаларын лауреатларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Лауреатларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов бүгенге очрашуның үзенчәлекле булуын искәртте – ул республикада Россия фәне көненә багышланган тантаналы чаралар сериясен ача һәм Татарстанның Фәнни-технологик үсеше елында уза.
"Соңгы вакытта республиканың югары уку йортлары һәм тикшеренү оешмалары зур уңышларга иреште, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Күптән түгел «Планетаның сыек углеводород запасларын нәтиҗәле үзләштерү» фәнни үзәгенең Күзәтүчеләр советы утырышы узды. Хезмәттәшләребез белән бергә без аның эшләнмәләренең халыкара дәрәҗәдә танылган булуына инандык".
ТР Рәисе хәбәр иткәнчә, Татарстанда Россиянең барлык алдынгы инженерлык мәктәпләренең уннан бер өлеше эшли. "Хәзер республика икътисадының төп тармакларында иң югары квалификацияле инженер кадрларын әзерләү өчен заманча, яхшы җиһазландырылган белем бирү мәйданчыклары бар, - дип төгәллек кертте ул. - Татарстан югары уку йортлары «Приоритет 2030» стратегик академик лидерлык программасы кысаларында да сизелерлек алга китешкә иреште. Безнең биш югары уку йортыбыз әлеге проектны гамәлгә ашыруда катнаша. Шул ук вакытта аларның икесе грантның бик зур махсус өлешенә ия булды".
Республиканың тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторының үзенчәлеге - җитлеккән галимнәрнең тырышлыгы яшь буынның энергиясе һәм инициативасы белән даими тулыландырыла, диде Рөстәм Миңнеханов. Әйтик, узган ел Татарстан «Студентлар стартапы» федераль конкурсында җиңүчеләр саны буенча ил субъектлары арасында алдынгы урынга чыкты.
"Республиканың фәнни-мәгариф комплексы оешмаларының индивидуаль нәтиҗәләре аның эшчәнлегенең интеграль күрсәткечләренә дә тәэсир итте. Хәзерге Россия тарихында беренче тапкыр республиканың фән һәм технологияләр өлкәсендә эшләүчеләр саны 14 меңнән артып китә. Ә фәнни эзләнүләргә эчке чыгымнар күләме безнең өчен рекордлы 30 млрд сумга якынлашты, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. - Федерация субъектларының фәнни-технологик үсеше илкүләм рейтингында Татарстан, Россия башкаласыннан гына аз гына калышып, 2 нче урынга күтәрелде. Бу уңышларда, әлбәттә, республиканың фәнни җәмәгатьчелеге зур өлеше бар, аның вәкилләре бүген залда".
"Быел без белемнең төрле өлкәләрендә күренекле нәтиҗәләргә ирешкән галимнәрне хөрмәтлибез – филологиядән алып геодезиягә кадәр, авыл хуҗалыгы фәннәреннән алып транспорт машиналары төзелешенә кадәр. Сезнең хезмәтләрегезне теоретик яңалык кына түгел, ә югары гамәли кыйммәт тә аерып тора. Сезгә ирешкәннәрегездә тукталмаска һәм яңа максатларга һәм ныклап алга барырга телим. Ышанам, сезнең төп казанышларыгыз әле алда!"- диде Рөстәм Миңнеханов, тантанада катнашучыларга һәм лауреатларга мөрәҗәгать итеп.
Белешмә өчен:
Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре 1993 елның 16 апрелендә Татарстан Республикасы Президентының ПУ-206 номерлы Указы белән гамәлгә куелган. 1994 елдан 2023 елга кадәрге чорда 191 эш югары фәнни бүләккә лаек булды, 1078 кеше «Фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе лауреаты» исеменә ия булды (шул исәптән 370 фән докторы һәм 365 фән кандидаты).