Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов X5 Group компаниясенең вице-президенты, дәүләт хакимияте органнары белән хезмәттәшлек буенча директоры Станислав Богданов белән очрашты.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Рөстәм Миңнехановның эш кабинетында узды.
Ритейл өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек һәм үзара эшләү мәсьәләләре тикшерелде.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, төбәкнең Х5 компаниясе белән яхшы партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштырылган. Без компаниянең Татарстанда челтәрне алга таба үстерү планнарын хуплыйбыз, диде ул.
Республикада компания челтәрләрендә сатыла торган барлык продукциянең өчтән бер өлеше Татарстанда җитештерелгән, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Белешмә өчен:
Бүген Татарстанда Х5 төркемендәге 900дән артык кибет («Пятерочка», «Перекресток», «Чижик» кибетләре), шулай ук 3 бүлү үзәге эшли. 13 меңгә якын эш урыны булдырылган.