Алексей Песошинның Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлавы

02.02.2024

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошинның Сталинград сугышында совет гаскәрләре тарафыннан немец-фашист гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлавы.

"Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән сезне совет гаскәрләренең Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү көне белән котлыйм. Бу көн Бөек Ватан сугышы чорында халкыбызның батырлыгы, каһарманлыгы һәм какшамаслыгы символына әверелде.

Совет солдатлары һәм офицерлары, шулай ук герой-шәһәр Сталинград халкы Ватанны фашист илбасарларыннан азат итү өчен кан түктеләр. Аларның фидакарьлеге, батырлыгы һәм Ватанга тугрылыгы безнең тирән рәхмәтебезгә һәм хөрмәтебезгә лаек.

Бу дата безгә совет халкының азатлык һәм бәйсезлек өчен көрәштә ныклыгын искә төшерә. Бүген без Ватан өчен гомерләрен биргән кешеләрне хөрмәтлибез һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарына чын күңелдән рәхмәтебезне белдерәбез. Аларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак.

Нык сәламәтлек, бәхет, уңышлар һәм иминлек телим".


ТР Рәисе Матбугат хезмәте.