Рөстәм Миңнеханов Арбитраж суды эш йомгаклары буенча киңәшмәдә: Суд карарларын үтәү - гадел хөкем системасы эшен бәяләүнең мөһим критерие

02.02.2024

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2023 елда Татарстан Республикасы Арбитраж суды эш йомгаклары буенча киңәшмәдә катнашты. Чара Татарстан Республикасы Арбитраж суды бинасында (Казан, Ново-Песочная урамы, 40 йорт) узды.

Чарада катнашучыларга узган 2023 елда ТР Арбитраж суды эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде.

Киңәшмәдә Идел буе округы Арбитраж суды рәисе Денис Плотников, ТР буенча Баш федераль инспектор Виктор Демидов һәм башкалар катнашты.

Төп нотык белән Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Максим Боровков чыгыш ясады.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә: тышкы чакыруларга карамастан, Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә. Узган ел нәтиҗәләре буенча тулаем төбәк продукты күләме 4 трлн сум, төяп озатылган продукция күләме 4,6 трлн сумнан артык, ә төзелеш эшләре күләме 700 млрд сум тәшкил иткән. Бу хакта Татарстан Республикасы Арбитраж судының йомгаклау киңәшмәсендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде.

"Без ил Президенты Владимир Владимирович Путинга һәм федераль Хөкүмәткә ярдәмнәре өчен рәхмәтле, - диде ул. - Ел йомгаклары - икътисадның барлык тармакларының, барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының җайга салынган эше нәтиҗәсе. Һәм, һичшиксез, гомуми эшкә республиканың Арбитраж суды да үз өлешен кертте, аның эшчәнлеге илнең икътисадый тотрыклылыгын тәэмин итү белән тыгыз бәйләнгән".

Татарстан Рәисе салым хезмәтенең, республика башкарма хакимиятенең тармак органнарының һәм хокук саклау органнарының нәтиҗәле хезмәттәшлеген тәэмин итүче берничә мәсьәләгә игътибар юнәлтте. Мәсәлән, республикада салымнар буенча бурычларны киметү тенденциясе күзәтелә. "Аны кыскарту эшен дәвам итәргә кирәк", - диде ул.

Рөстәм Миңнеханов шулай ук суд утырышларын үткәргәндә веб-конференцияләрнең һәм видеоконференцэлемтәнең кирәклеген бәяләде. Әйтик, узган елда аларны кулланып уздырылган утырышлар саны 2022 ел белән чагыштырганда биш тапкырга арткан.

"Арбитраж процессына мәгълүмати технологияләр кертү аркасында гадел хөкем эшчәнлеге арзанрак була бара", - дип ассызыклады ТР Рәисе.

Ул банкротлыкка бәйле вәзгыятькә аерым тукталды - Татарстанда банкротлык турында гаризалар саны артуын дәвам итә.

"Мондый категориядәге эшләрне караганда җәмәгать һәм шәхси мәнфәгатьләр балансын тәэмин итү - катлаулы, әмма мөһим бурыч. Банкротлык процедурасын бурычлы кешенең дәүләт һәм башка кредиторлар алдындагы бурычларын, бигрәк тә хезмәт хакы ягыннан, максималь үтәү өчен үткәрергә кирәк», - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, суд карарларын үтәү мәсьәләсе актуаль булып кала, чөнки бу - гадел хөкем системасы эшенең нәтиҗәлелеген бәяләүнең мөһим критерие.

"Бозылган хокукларны торгызу, законлы мәнфәгатьләрне яклау суд карарында гына түгел, ә чынлыкта да үтәлергә тиеш. Бу эштә суд приставлары хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек аеруча мөһим", - дип нәтиҗә ясады Рөстәм Миңнеханов.

Чара Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен, Татарстан Рәисенең Рәхмәтләрен тапшыру белән тәмамланды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.