Татарстанда беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерү төбәк проектына 2024 елда 445 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән

20.02.2024

Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының беренчел звеносын үстерү буенча төбәк проекты эшен дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин сөйләде.

Брифинг «Сәламәтлек саклау" илкүләм проектын Татарстан Республикасы территориясендә тормышка ашыру турында»гы темага багышланды. Республиканың барлык муниципаль районнары брифингны видеоконференцэлемтә режимында тоташтырылды.

"2023 елда бюджет якынча 448 миллион сум тәшкил итте, шул исәптән Россия бюджеты 30 миллион сум тәшкил итте, ә Татарстан Республикасы бюджетыннан 419 миллион сум бүлеп бирелде», – дип билгеләп үтте министр.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы 2023 елга куелган барлык бурычларның үтәлүен ассызыклады.

Быелга Татарстанда беренчел медицина-санитар ярдәмне үстерү төбәк проектына 445 миллион сумга якын акча бүлеп бирелгән, шуларның 30 миллионы янәдән Россия Федерациясе бюджетыннан, ә калган 414 миллион сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

ТР сәламәтлек саклау министры брифингта шулай ук Чаллыда беренче тапкыр йөрәк күчереп утырту операциясе башкарылуы турында сөйләде. "Миңа Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенең баш табибы пациентның реанимация бүлегеннән гадәти палатага күчерелүе турында хәбәр итте инде. Хастаханә базасында йөрәк трансплантациясе башкарылган инде", - диде ул.

Марсель Миңнуллин ТР Министрлар Кабинеты белән видеоэлемтәдә булган Чаллы БСМП баш табибы Марат Мөхәммәдиевны уңышлары белән котлады.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы сөйләвенчә, моңа кадәр йөрәкне Казандагы төбәкара клиника-диагностика үзәгендә күчереп утыртканнар, 2023 елда 26 мәртәбә йөрәк трансплантациясе башкарылган.

Марсель Миңнуллин ассызыклаганча, Чаллыда мондый эшне башлау факты медикларның югары профессиональлеге һәм ТР башкаласында гына түгел, клиникаларның яхшы җиһазландырылуы турында сөйли.

Узган елда балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәгендә 3,5 меңгә якын кечкенә пациент ярдәм алган, дип хәбәр итте брифинг барышында Марсель Миңнуллин.

"2023 елның 12 аенда 3 418 пациент дәваланган, гемопоэтик тамыр күзәнәкләрен трансплантацияләүнең 10 процедурасы, гемопоэтик тамыр күзәнәкләрен аферезлауның 14 процедурасы үткәрелгән", – дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы.

Исегезгә төшерәбез, балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге 2021 елда төзелгән, ул Идел буе федераль округында беренчесе.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте. ММЧ материаллары буенча.