Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Россия энергетикасының лидерлыгы һәм тотрыклылыгы» пленар сессиясендә нефть-газ химиясе проектлары турында сөйләде

20.02.2024

Бүген Мәскәүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Россия» халыкара күргәзмә-форумы кысаларында илкүләм казанышлар форумының «Россия энергетикасының лидерлыгы һәм тотрыклылыгы» пленар сессиясе кысаларында чыгыш ясады. Исегезгә төшерәбез, бүген анда «Энергетика» темасы көне уза.

Форумда төп нотык белән Россия Хөкүмәте вице-премьеры Александр Новак чыгыш ясады.

Аннары фикер алышу барышында Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиянең нефть чыгаручы төбәге булуын, бүгенге көндә нефть чыгару күләме елына 35 млн тоннадан артык булуын хәбәр итте.

"Безнең республика - нефть чыгаручы. 1943 елдан бирле без нефть чыгарабыз. Беренче скважина Бөек Ватан сугышы вакытында борауланган, - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов. - Һәм бу чорда 3,5 млрд тонна нефть чыгарылган. Бүгенге көндә без елына 35 миллион тоннадан артык нефть чыгарабыз.

Рөстәм Миңнеханов кыскача гына соңгы елларда нефть эшкәртү тармагында нинди проектлар гамәлгә ашырылуы турында сөйләде.

"Әгәр 2010 елга кадәр бездә бер генә эшкәртү булса - елына 7 млн тоннага кадәр, Бүген бездә ике эре нефть эшкәртү комплексы бар», - диде Рөстәм Миңнеханов. Ул шулай ук 2023 ел нәтиҗәләре буенча 99% тирәнлек белән 23,7 млн тонна углеводород эшкәртелүен искәртте.

"Бу заводлар безнең нефть химиклары өчен чимал базасы булып тора. Бездә СИБУР төркеменең ике предприятиесе бар: «Түбән Кама нефтехим» һәм «Казаноргсинтез». Бүген бу Россия полимерларының 30 проценты һәм каучукларның 42 проценты», - диде Татарстан Рәисе.

"Без алга барырга кирәк дип саныйбыз", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Мәсәлән, ул төбәктә гамәлгә ашырыла торган «Этилен-600» проекты 2025 ел башында ук эшли башлаячагын сөйләде. «Бу бүген "Түбән Кама нефтехим" җитештергән кебек үк этилен, - дип билгеләп үтте ул. - Икенче проект - «Казаноргсинтез» предприятиесендә полимерлар җитештерүне киңәйтү. Ике проект та алга бара, һәм СИБУР төркеме узган ел 50 млрд.сум инвестиция кертте, быел - 70 млрд. сум, һәм мин барлык планлаштырылган планнар тормышка ашырылыр дип ышанам".

Моннан тыш, диде Рөстәм Миңнеханов, төбәктә газ химиясе үсеш алуын хәбәр итте, азотлы ашламалар җитештерү буенча «Аммоний» заводы бар. "Якын арада «Аммоний-2» проекты кысаларында без 2028 елга кадәр азотлы ашламалар җитештерүне ике ярым тапкыр арттырырга тиешбез», - дип сөйләде ул.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, бу проектларның барысы да дөньяның барлык экологик нормаларын төгәл үтәп тормышка ашырыла.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.