«Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды директоры Наилә Зиннәтуллина хәбәр итте.
Киңәшмәне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды, киңәшмә эшендә шулай ук Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.
Наилә Зиннәтуллина хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә җайланмалар җыю эше тәмамланган. Гомуми суммасы 845 млн сум булган спецификация «Татлизинг» генераль тәэмин итүчесенә йомгаклау спецификациясен формалаштыру өчен, соңыннан җитештерүче заводлардан һәм локаль җитештерүчеләрдән заказлар урнаштыру, килешүләр төзү өчен тапшырылган.
14 февральгә кадәр ТР Төзелеш министрлыгына милекчеләрнең гомуми җыелышлары беркетмәләрен тапшыру бурычы куелган. Быел программада барлыгы 32 муниципаль берәмлек катнаша, шуларның 22се документларны тулы күләмдә тапшырган.
Программаның чираттагы этабы - төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын формалаштыру. Алар шулай ук «Безнең ишегалды» программасының рәсми сайтында урнаштырылачак.
Февраль башыннан гражданнардан 50 мөрәҗәгать алынган. Күпчелек искәрмәләр төзекләндерү схемаларына үзгәрешләр кертү турындагы сорауларны искә алмауга бәйле. "Кешеләр һәр схеманың детальләрен, ишегалдындагы эшнең хәзерге һәм киләчәк этапларын җентекләп аңлатуны сорыйлар. Әгәр без хәзер халыкның теләкләрен исәпкә алмасак, төзелеш эшләре барышында төзәтмәләр кертү куркынычы туарга мөмкин», - диде Наилә Зиннәтуллина.
Шулай ук параллель рәвештә кышкы чорда яңартылган ишегаллары һәм җәмәгать киңлекләренең сыйфаты мониторингы алып барыла.