Татарстан Республикасының Хөкүмәт йортында 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын трансляцияләүне оештыру мәсьәләләре турында фикер алыштылар

15.10.2009

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов Россия элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрының урынбасары Александр Жаров, Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәте җитәкчесе Сергей Ситников һәм “Россия теле- һәм радиотапшырулар челтәре” федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Алексей Малинин белән очрашты.
Анда 2013 елгы Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарын (Универсиаданы) трансляцияләүне оештыру һәм яңа буын элемтә челтәрләрен, шул исәптән WiMAX ны үстерү турында сүз барды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры янындагы очрашу ахырында Татарстан Республикасының Мәгълүмати технологияләр үзәге генераль директоры Николай Никифоров хәбәр иткәнчә, очрашу барышында шулай ук элемтә челтәрләрен үстерү перспективалары, Казандагы югары технологияләр өлкәсендәге ИТ-паркның эше турында да фикер алышканнар.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте