Татарстанның хөкүмәт башлыгы Рөстәм Миңнеханов “Люксембургның финанс структуралары һәм чаралары” семинарын ачу тантанасында катнашты
20.10.2009
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов “Люксембургның финанс структуралары һәм чаралары” семинарын ачу тантанасында катнашты. Чара “Корстон” мәдәни-күңел ачу үзәгендә булды. Ул банк өлкәсенең финанс һәм юридик бүлекчәләре, Татарстан Республикасының зур компанияләре җитәкчеләре һәм башлыкларын, юридик һәм финанс консультантларын үзенә җыйды.
Семинарда шулай ук Татарстан Республикасының сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, “Татнефть” ААҖ нең генераль директоры Шәфәгать Тәхаветдинов, Татарстан Республикасының Милли банкы рәисе Евгений Богачев, Татарстан Республикасы Предприятиеләр һәм эшмәкәрләр ассоциациясе президенты Александр Лаврентьев һәм башкалар катнашты.
Чараны Люксембург Бөек Герцоглыгының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле вәкиле Гастон әфәнде Стронк ачып җибәрде.
Ул Люксембургны кыскача сыйфатлап узды һәм анда, мәйданның кечкенә булуына карамастан, җитди банк структуралары туплануын, финанс секторының үсеш алуын билгеләп үтте.
Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Стронк әфәндегә Люксембург һәм Россиянең бер төбәге булган Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүгә керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде. Ул бу семинарны оештыру турында алдан ук сөйләшенгән булуын һәм Люксембург Бөек Герцоглыгының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе үзенең биргән вәгъдәсен үтәвен искәртте. “Бу семинар – сезнең активлыгыгызны раслау. Аралашуның мондый формасы Татарстанның эшлекле даирәләре өчен бик мөһим һәм файдалы”, - диде Рөстәм Миңнеханов, Стронк әфәндегә мөрәҗәгать итеп.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы әйтүенчә, семинар Татарстан һәм Люксембургның бизнес вәкилләренә бер-берсе белән танышу, төрле өлкәләрдә тәҗрибә уртаклашу мөмкинлеге бирәчәк.
Рөстәм Миңнеханов шулай ук республика вәкилләренең, чакырудан файдаланып, эш визиты белән Люксембургка барачагын әйтте.
Шуннан соң семинарда катнашучылар алдында “Allen&Overy” Luxembourg ның салым партнеры М. Жан-Люк Фиш (“Люксембург – алдынгы Европа инвестиция чаралары үзәге” исемле доклад белән), планлаштыру департаменты башлыгы Анн-Кристин Люсси (“Люксембургта шәхси капитал белән идарә итү һәм активларны тәртипкә китерү” исемле доклад белән) һ.б. чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте