Татарстан Республикасы торак фонды җылыту сезонына 100 % әзер
13.10.2009
Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләрендә җылыту сезонын башлау турында карар кабул ителгән, якынча 40 мең күпфатирлы йорт җылылык бирүгә тулысынча әзер. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта бу турыда Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Раузил Хаҗиев хәбәр итте.
“Республикада якынча 120 йортка җылылык бирелмәгән. Болар – индивидуаль җылытуга күчерү эшләре алып барыла торган 40 йорт һәм Осиново бистәсендәге (Казан янында) 80 йорт”, - дип билгеләп үтте Раузил Хаҗиев.
Гомумән алганда, 12 нче октябрьгә торак фонды җылыту сезонына 100 % әзер (3551 пар казаны бинасы, 3550 километрдан артык җылылык челтәре).
Раузил Хаҗиев 2009/2010 елгы җылыту чорында 4100 фатирның (шуларның 2300е Минзәлә районында) индивидуаль җылытуга күчереләчәген хәбәр итте.
Резерв ягулыгына килгәндә, республикада (ягулык булу мәҗбүри саналган предприятиеләрдә) 166 мең тонна мазут һәм 64 мең тонна күмер бар.
Осиново бистәсендә элек йортларны җылылык белән “Майский” совхозы тәэмин иткән булса, бүген ул бу йөкләмәне үти алмый; шуңа күрә, иске җылылык челтәрен сүтеп, яңасын төзергә карар кылынды (3200 метрын “Татстрой” ААҖ монтажлаган). Хәзерге вакытта җылылык челтәрен көйләү эшләре бара.
Журналистларның сорауларына җавап биргәндә, Раузил Хаҗиев шуны әйтеп үтте: республикабызның ягулык-энергетика комплексына күрсәткән хезмәтләре өчен 2,5 млрд. сум күләмендә түлисе бар (шуның 1 млрд 5 млн сумы – халыкның бурычы).
Ул шулай ук халыкка коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидияләр бирүгә якынча 1 млрд сум каралуын искәртте. Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары сүзләренә караганда, коммуналь хезмәтләргә түләүчеләрнең иң намуслылары – пенсионерлар.
Раузил Хаҗиев бүгенге көндә коммуналь хезмәтләргә түләү буенча җыелган бурычларны җәмәгать эшләрендә катнашып та бетереп булуын искәртте. Әйтик, ул Осиново бистәсен мисалга китерде. Анда халыкның җылылык һәм электр энергиясе өчен 8 млн сум күләмендә бурычы бар. Шул ук вакытта бары тик 4 кеше генә җәмәгать эшләренә чыгып, коммуналь хезмәтләр өчен булган бурычларны түләп бетерү мөмкинлегеннән файдаланган.
Казанның җылылык, су һәм электр энергиясе белән тәэмин итә торган предприятиеләргә 495 млн сум бурычы бар (шул исәптән “Водоканал”га – 248 млн сум, “Казэнерго”га – 70 млн сум, “Татэнерго”га – 175 млн сум).
Журналистларга шулай ук Татарстан Республикасының Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгында торак-коммуналь хуҗалык объектларына җылылык бирү буенча “кайнар линия” эшләвен дә әйттеләр: (843) 231-15-77.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте