Рөстәм Миңнеханов: “Казан зәркән үзәгенә әйләнергә тиеш”

09.10.2009

Бүген Казанда Идел-Нократ Дәүләт проба күзәтчелеге инспекциясе участогы ачылды. Әлеге чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының беренче вице-спикеры Олег Морозов, Россия дәүләт проба палатасы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Борис Борисов катнашты.
Шунысы мәгълүм булсын: проба күзәтчелеге үзебездә җитештерелгән һәм сату өчен чит илләрдән кертелгән кыйммәтле металл эретмәләреннән ясалган зәркән һәм башка көнкүреш әйберләренең пробасын алу, анализ ясау һәм Россия Федерациясенең дәүләт проба келәймәсен сугу, проба келәймәләренең оттискына, кыйммәтле металл һәм ташларга, алардан ясалган әйберләргә экспертиза, арбитраж һәм контроль анализлар, музей һәм архив байлыкларына экспертиза үткәрүне үз эченә ала.
Проба күзәтчелеге участогын ачу Казанның зәркән сәнәгатен үстерү үзәкләренең берсенә әйләнүен күрсәтә торган факт булып тора. XX гасырга кадәр республика башкаласы Европада да, Азиядә дә танылган зур зәркән үзәге булган. Һәм бүгенге көндә Татарстан бизнесны, бигрәк тә зәркән бизнесын үстерү өчен кызыклы һәм перспектив төбәк дип санала, чөнки монда элек-электән бизәнү әйберләре ясалган һәм тагылган.
Участокны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов әйткәнчә, проба күзәтчелеге инспекциясен ачу Татарстандагы зәркән осталарының эшен җиңеләйтәчәк һәм республикада бизнесның бу төрен үстерүгә этәргеч бирәчәк. “Безнең борынгы бабаларыбыз зәркән эше белән шөгыльләнгәннәр һәм бу эш хәзер яңадан торгызыла”, - дип билгеләп үтте ул.
Татарстан Республикасының хөкүмәт башлыгы әйткәнчә, проба инспекциясен ачу тантанасыннан соң үткәрелгән түгәрәк өстәлдә зәркән тармагындагы контрафакт продукция һәм илебез җитештерүчеләренә ярдәм итү чаралары турында фикер алышканнар.
“Казан зәркән үзәгенә әйләнергә тиеш”, - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның сүзләренә караганда, зәркән бизнесы өчен закон тарафыннан тигез алшартлар тудырылмаса, бу тормышка ашмый калачак. Сыйфатлы продукция ясый торган җитештерүчеләребезне контрафакт продукция керүдән сакларга кирәк.
Журналистларга Олег Морозов әйткәнчә, бүгенге түгәрәк өстәлдә зәркән компанияләре җитәкчеләренең чыгышлары тыңланган. Нинди проблемаларны чишәргә кирәклеге аңлашыла. Якын арада Дәүләт Думасында зәркән тармагы Россиядә табышлы һәм конкурентлыкка сәләтле бизнеска әйләнсен өчен, законнарга нинди үзгәрешләр кертергә кирәклеге турында парламент тыңлаулары булачак.
"Татар-Информ" мәгълүматлар агентлыгы