Яңалыклар

29.09.2010
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Испания Корольлегенең Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Хуан Антонио Марк Пужоль белән очрашуы алда торган “Рубин” – “Барселона” матчы хакында фикер алышудан башланды. Очрашу бүген ТР Министрлар Кабинетында узды.
29.09.2010
Татарстан Республикасы Вьетнам белән сәяси, икътисади һәм мәдәни элемтәләрне саклау һәм үстерүгә карата кызыксыну белдерә. Бүген ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Вьетнам Социалистик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Буй Динь Зинь белән очрашуда әнә шулай дип белдерде. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда шулай ук республика сәнәгать һәм сәүдә министры Равил Зарипов, Татарстан Республикасы Президентының Тышкы элемтәләр департаменты директоры – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Тимур Акулов, Вьетнам илчелеге киңәшчесе, икътисади бүлек башлыгы Нгуен Тьи Там, илчелекнең сәяси мәсьәләләр буенча киңәшчесе Нгуен Тхань Ван, илчелекнең беренче секретаре Ле Минь Зан катнашты.
29.09.2010
1 октябрьдән Идел буе таможня идарәсе таможня органнары яңа составта эшкә керешергә җыена. Әлеге структураның идарә системасын камилләштерү һәм урыннарда таможня контролен оештыру каралган Концепциягә (ул 2008 елдан бирле гамәлгә ашырыла) ярашлы рәвештә, шушы көннән Идел буе регионында Марий, Чуваш, Киров таможнялары Түбән Новгород таможняларына, Мордва һәм Пенза таможнялары Ульяновск таможнясына, Удмурт таможнясы Пермь таможнясына кушу юлы белән үзгәртеп корылачак. Моннан тыш, таможня постларының кайберләре таратыла, ягъни Татарстан таможнясының Яшел Үзән таможня посты, Башкортстан таможнясының Салават таможня посты, Самара таможнясының Новокуйбышев һәм Сызрань таможня постлары, Пермь таможнясының Соликамск таможня посты, Сарытау таможнясының Александров Гай таможня посты бетерелә.
28.09.2010
Бүген “Алабуга” махсус икътисади зонасында узган киңәшмәдә Кама аръягы эшчәнлек төбәгенең Татарстан таможнясы постларында таможня идарәсен көчәйтү юллары хакында фикер алыштылар. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Илдар Халиков һәм Идел буе таможня идарәсе башлыгы Вячеслав Голоскоков катнашты.
28.09.2010
Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Сингапур Республикасы остаз-министры Ли Куан Ю белән очрашты. Татарстан башлыгы ике көнлек визит белән Сингапурда V Россия-Сингапур эшлекле форумында катнаша.

Очрашу вакытында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Ли Куан Ю әфәндегә Татарстанның беренче президенты – ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевтан сәлам сүзләрен җиткерде. Рөстәм Миңнеханов Ли Куан Ю әфәндегә шәхсән аралашу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
27.09.2010
“Без Татарстандагы эре предприятиеләрнең Азия базарында тәкъдим ителүен телибез”. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында CNA («Channel NewsAsia», Сингапур) телеканалына биргән интервьюсында әнә шулай дип белдерде.

Сингапур тулаем алганда Россия һәм аның төбәкләре өчен кызыклы, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Бүгенге көндә Татарстан, аерым алганда, нефть продукциясе җитештерүче буларак Азиядә җитәрлек дәрәҗәдә тәкъдим ителмәгән. Шуның белән бергә Татарстан Республикасы Россиядә полимер, полиэтилен, полистирол, синтетик каучук җитештерү өлкәсендә әйдәп баручы төбәкләрнең берсе, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмәте.
27.09.2010
Бүген V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында узган очрашу барышында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Россия Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Сергей Собянин, Сингапур Республикасының өлкән министры Го Чок Тонг, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Сингапур арасындагы алдагы хезмәттәшлек перспективалары хакында фикер алышты.
27.09.2010
Бүген Сингапурда узучы V Россия-Сингапур эшлекле форумы кысаларында Татарстан Республикасының стратегик үсеш юнәлешләре тәкъдим ителде.

Искәртеп узабыз, 26-29 сентябрь көннәрендә Сингапурда V Россия-Сингапур эшлекле форумы уза. Форумда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясе дә катнаша.

Бүген “Игътибар үзәгендә - Татарстан” презентациясе форумның тәүге чарасы булды. Аның модераторы - ТР Премьер-министры урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Николай Никифоров.
26.09.2010
Татарстан Республикасының сәнәгый потенциалын тәкъдим итү Сингапурда узучы V Россия-Сингапур Эшлекле Форумының тәүге чарасы булачак. Татарстан стратегик үсеш юнәлешләрен, үзенең иң эре сәнәгать предприятиеләрен тәкъдим итәчәк.
25.09.2010
Бүген Татарстан делегациясенең Урал җирендә визиты кысаларында Свердловски өлкәсе губернаторы резиденциясендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Свердловски өлкәсе губернаторы Александр Мишарин очрашты.
Александр Мишарин кунакларын җылы каршы алды. Ул очрашуның максаты – безнең төбәкләрнең социаль-икътисади потенциалы белән танышу, Свердловски өлкәсенең һәм Татарстан Республикасының нинди җитештерү, фәнни, мәдәни мөмкинлекләргә ия булуын күрү һәм һәр якның да хезмәттәшлекнең кайсы юнәлешләрен өстенлекле дип уйлавын белү. Аның фикеренчә, Татарстан Свердловски өлкәсенең күптәнге һәм ышанычлы партнеры булып тора.

Битләр: << 2061 2062 2063 2064 2065 2066 2067 2068 ( 2069 ) 2070 >>